Бәйрәм яллары Сарман районында имин үтте
Яңа елның бер атнасын үткәреп тә җибәрдек. Район юлларында ул чагыштырмача имин узды. 5 гыйнварда кичке сәгать дүртләр тирәсендә Җәлил-Сарман юлының 27 нче километрында бер юл-транспорт вакыйгасы гына теркәлде. ВАЗ-2114 машинасын йөртүче, тиешле тизлекне саклый алмыйча, юл кырына төшеп китә. Хастаханәгә мөрәҗәгать итсә дә, анда ятып дәваланудан баш тарта. Кышкы...
Яңа елның бер атнасын үткәреп тә җибәрдек. Район юлларында ул чагыштырмача имин узды. 5 гыйнварда кичке сәгать дүртләр тирәсендә Җәлил-Сарман юлының 27 нче километрында бер юл-транспорт вакыйгасы гына теркәлде. ВАЗ-2114 машинасын йөртүче, тиешле тизлекне саклый алмыйча, юл кырына төшеп китә. Хастаханәгә мөрәҗәгать итсә дә, анда ятып дәваланудан баш тарта.
Кышкы каникуллар чорында юлларда машинада балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүчеләр, исерек килеш руль артына утыручылар, юл кичүләрендә кагыйдә бозучыларны ачыклау дәвам итә.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев