Бүләк вакытында килмәсә
Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру белән бәйле сораулар сарманлыларга да кызыклы булырлар.
Яңа елдан һәркем ниндидер могҗиза көтә. Кечкенәләр белән беррәттән өлкәннәр дә аз гына бүләккә дә сөенәләр. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә аларның ниндиләре генә юк. Хәзер маркетплейсларда да теләгән нәрсәгә заказ бирергә мөмкин. Ә менә бүләк вакытында килмәсә, аның акчасын кайтарып алып буламы? Бу сорауга җавап эзләп, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
Яңа елга әзерлек күпләр өчен бәйрәм кәефе генә өстәп калмый, финанс чыгымнар өчен актив чор да. Халык бер-берсенә бүләкләр әзерли, еш кына аларны маркетплейслар аша кайтарта. Маркетплейс — ул Интернет челтәрендә төрле сатучыларның товарларын һәм хезмәтләрен сата торган электрон сәүдә мәйданчыгы. Шулай ук маркетплейс үзе дә товар сатучы ролен үти ала. Ыгы-зыгылы чорда төрле проблемалар да чыгарга мөмкин. Мәсәлән, безнең территориаль бүлеккә бер ханымнан шундый сорау керде. Ул дус кызының туган көненә бүләккә заказ биргән булган. Сатучы аны китерү срогын үзгәрткән, димәк, бүләк вакытында килеп җитә алмаган. Нәтиҗәдә, ул кирәксезгә әверелгән. Ул бездән акчаны кире кайтарып алып буламы-юкмы икәнлеген белеште.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 26.1 мәддәсе нигезендә, кулланучы товардан теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Ә сатып алгач, аны җиде көн эчендә сатучыга кире кайтарып та бирә ала. Әгәр, сатып алганда, тиешле сыйфаттагы товарны кабат кайтарып бирү тәртибе һәм сроклары хакындагы мәгълүмат язмача тәкъдим ителмәгән булса, кулланучы товардан өч ай дәвамында теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Кулланучы товарны кире тапшырганнан соң, 10 көн эчендә аңа килешүдә күрсәтелгән сумма кайтарылырга тиеш. Әгәр бу эш тиешле срокларда башкарылмаса, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Тиешле сыйфаттагы товар фәкать кулланучыга гына тәгаенләнгән һәм аның шәхси теләкләре белән махсус ясалган булса, бу очракта кулланучының аны кире кайтарырга хокукы юк.
Маркетплейслар үзләренең эшчәнлек төре буенча “агрегатор” төшенчәсенә туры киләләр. Бу “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы белән беркетелгән. Аның нигезендә агрегатор кулланучыга барлык тиешле мәгълүматны, шул исәптән товар һәм сатучы турында да (исеме, урнашу урыны, адресы, теркәлгән номеры һәм башкалар) җиткерергә тиеш, - диде үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев