САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Бала язмышы кем кулында?

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш төркеменең кичә прокурор янында чираттагы утырышы үтте.

Утырышның беренче өлешендә социаль яклау һәм сәламәтлекне саклау органнарының уңышсыз гаиләләрне ачыклау юнәлешендә башкарган эшчәнлеге каралды. Әлеге сорау буенча “Шәфкать” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллина, үзәк шифаханә педиатры Люция Алиуллина чыгыш ясадылар. “Балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны алдан кисәтү кысаларында яшүсмерләрне вакытлыча урнаштыру үзәге белән үзара бәйләнеш” хакында өлкән инспектор Фәрит Алиуллин сөйләде. Утырышның икенче өлешенә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров та чакырулы иде. Район прокуроры Элдар Сабиров, аның ярдәмчесе Роберт Сабиров аңа район мәктәпләрендә укучыларның үзара мөнәсәбәтләренә, аралашуына игътибарны арттырырга, дуслык, бер-береңә ярдәм итү темаларына күбрәк әңгәмәләр, тәрбия сәгатьләре үткәрергә тәкъдим иттеләр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, үзәк шифаханә, мәшгульлек үзәге, район эчке эшләр бүлеге, опека һәм попечительлек, “Шәфкать” үзәге бүлеге хезмәткәрләре катнашындагы комиссия членнарына да профилактика чаралары уздыруда киңәшләрен җиткерделәр. Исәпкә алынган һәр гаилә, бала, ата-ана комиссиянең, ведомстволарның ныклы контролендә тора, һәм киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итү бурычы куелды утырышта.       

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X