САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Алимент түләмәүчеләргә җәза катгыйлана

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул итте. Әлеге закон нигезендә, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне мөстәкыйль рәвештә тоткарларга һәм административ хокук бозу турында протокол төзү урынына илтеп кую хокукына ия булачак. Закон проекты авторлары приставларның хокукларын арттыруны бурычлы кешеләрнең чакырган вакытта килмәүләре,...

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул итте. Әлеге закон нигезендә, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне мөстәкыйль рәвештә тоткарларга һәм административ хокук бозу турында протокол төзү урынына илтеп кую хокукына ия булачак.

Закон проекты авторлары приставларның хокукларын арттыруны бурычлы кешеләрнең чакырган вакытта килмәүләре, ә аларны мәҗбүриләп китерергә приставларның хокуклары булмау белән аңлата. Моңа кадәр проблема полиция хезмәткәрләре булышлыгы белән хәл ителгән. Ләкин ул өстәмә чыгымнар сорый һәм административ җаваплылыкка тарту процедурасын катлауландыра.

Реклама

фото и материал http://saby-rt.ru/news/novosti/aliment-tlmchelrg-za-katgyylana алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев