САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Алган күлмәгең ертык түгелме?

Сорау-җавап Товарны кайтарып буламы?

Яңа елдан соң кибетләрдә товарларның бәяләрен төшерә, төрле акцияләр үткәрә башлыйлар. Халык арзанайтылган әйберләрне бик яратып ала. Ләкин мондый ыгы-зыгы вакытында игътибарсыз сатып алучы брак яки үзенә туры килмәгән товарны да сатып алырга ихтимал. Өстәвенә хәзерге вакытта кибетләрдә распродажа вакытында сатылган товарларны кире кайтарырга яки алыштырырга ярамавы турындагы белдерүләрне дә күрергә мөмкин. Бу очракта нишләргә? Әлеге сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова җавап бирә.

— Әйтик, бер ханым распродажа вакытында күлмәк сатып алган, ди. Өйгә кайткач, тегелгән урында күлмәк тукымасының ертылган булуын күрә. Сатып алучы, күлмәкне алыштырып бирүләрен сорап, кибеткә мөрәҗәгать итә. Ләкин аның үтенечен кире кагалар. Күлмәк распродажа вакытында сатып алынган, шуңа күрә ул алыштырылмый һәм кире кабул ителми, диләр. Бу очракта кем хаклы соң? Барлык хезмәтләр һәм товарлар, шул исәптән распродажа вакытында сатылган, шулай ук бәяләре төшерелгәннәре дә Россия Федерациясенең "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законында каралган кагыйдәләр нигезендә сатыла. Бу закон нигезендә кулланучы распродажа вакытында сатылган һәм бәяләре төшерелгән товарларны да гадәти товар нигезендә сатып алырга һәм аларны кибеткә кире кайтарырга хокуклы. Товар сыйфатлы булып, сезгә туры килмәсә дә, сез аны кайтара аласыз. Тик "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законда каралган кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару тәртибе — төрлечә.

Сыйфатлы промышленность товарлары өчен 25 маддәдә каралган нормалар гамәлдә. Акция, распродажа яки ташламалы нигездә сатып алынган товарда кимчелек була икән, кулланучы аны шушы ук маркадагы яки, аерманы түләү шарты белән, башка маркадагы товарга алыштырырга, бәясен киметергә, тиз арада түләүсез нигездә кимчелеген бетерүне таләп итәргә яки акчасын кайтарырга хокуклы.

Бу законның 18 маддәсендә каралган.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев