САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон и порядок

Суд штрафы дигән бүлек кертелде

Кайчак нинди – авырракмы яки йомшагракмы җәза алуың үзеңнән дә тора.

323 санлы федераль закон нигезендә (03.07.2016) Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына “Суд штрафы” дигән яңа бүлек кертелде. Суд штрафы дигәндә, штраф түләтү белән бәйле җәза күздә тотыла. Ул гаепле затны җинаять җаваплылыгыннан азат иткәндә түбәндәге очракларда салына: әгәр кеше зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаять гамәлен беренче тапкыр гына кылса; әгәр җинаять гамәлен кылучы үзе китергән зыянны капласа.
Суд штрафы күләме РФ Җинаять кодексындагы Аерым бүлектә каралган максималь күләмдәге штрафның яртысыннан артып китә алмый. Әгәр кодексның тиешле маддәсендә штраф каралмаса, штраф күләме 250 мең сумнан артып китәргә тиеш түгел. Штраф күләме суд тарафыннан кылынган җинаятьнең авырлыгын, җинаять кылучының, гаиләсенең мөлкәти, матди хәлен исәпкә алып билгеләнә.
Әгәр җавапка тартылучы штрафны җитди сәбәпләрсез суд тарафыннан билгеләнгән вакытта түләмәсә, ул штраф түләүдән читләшә дип санала, әлеге гамәлне кылучыга салынган штраф кире кагыла, ул җинаять җаваплылыгына тартыла.
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X