САРМАН
  • Рус Тат
  • Пенсия системасы: үзгәрешләрне беләсеңме?

    2012 нче елның декабрендә пенсия системасына кагылышлы күп кенә законнар кабул ителде. 2013 нче елда пенсионерларны һәм эшләүче кешеләрне нинди үзгәрешләр көтә соң? Пенсионерларның хезмәт пенсияләре 1 нче февральдән 6,6 процентка арткан булса, 1 нче апрельдән тагын 3,3 процентка арту көтелә. 1 нче апрельдән социаль пенсияләр - 5,1 процентка, айлык...

    2012 нче елның декабрендә пенсия системасына кагылышлы күп кенә законнар кабул ителде. 2013 нче елда пенсионерларны һәм эшләүче кешеләрне нинди үзгәрешләр көтә соң?
    Пенсионерларның хезмәт пенсияләре 1 нче февральдән 6,6 процентка арткан булса, 1 нче апрельдән тагын 3,3 процентка арту көтелә. 1 нче апрельдән социаль пенсияләр - 5,1 процентка, айлык өстәмә түләүләр 5,5 процентка арта. 1 нче августтан, елдагыча, эшләүче пенсионерларның пенсиясенә яңадан хисаплау ясалачак.
    Ана капиталы күләме 1 нче январьдан 5,5 процентка индексацияләнде һәм 408960 сум 50 тиенгә җитте. Аны куллану шул ук өч юнәлештә - торак шартларын яхшырту, балаларны укыту һәм укыту учреждениеләрендә асрау, ананың пенсиясенең тупланма өлешенә күчерү өчен карала.
    Эш бирүчеләр өчен пенсия фондына һәм медицина фондына иминият кертемнәре 2012 нче елдагыча - 22 һәм 5,1 процент кала. Иминият взнослары түләнелә торган сумма 512 меңнән 568 мең сумга әйләнде. Ә аннан арткан сумманың 10 проценты пенсиянең солидар (база) өлешенә күчәчәк.
    Хезмәткә түләүнең минималь күләме 1 нче январьдан 5205 сум итеп билгеләнде.
    Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр, ягъни шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар, фермер хуҗалыгы башлыклары өчен мәҗбүри пенсия иминияте суммасы хезмәткә түләүнең ике минималь күләменнән чыгып хисаплана һәм бер айга - 2706, 6 сум, елга 32479,2 сум күләмендә, ә медицина иминиятләү фондына бер минималь размердан чыгып, ягъни 2013 нче ел өчен 3185, 46 сум итеп билгеләнде.
    Быелдан эш бирүчеләр зыянлы һәм куркыныч эшләрдә эшләүчеләр, ягъни 1 нче һәм 2 нче исемлеккә кергәннәр өчен пенсия фондына 4 һәм 2 процент күләмендә өстәмә иминият взнослары күчерергә тиешләр.
    1967 нче елгы һәм аннан яшьрәкләргә, ягъни пенсиянең тупланма өлешенә 6 процент взнос күчерүче иминиятләнгән затларга тупланма өлешкә - 2 процент, калган 4 процентын иминият өлешенә кертү мөмкинлеге туа. Димәк, бу яшьтәге һәр граждан пенсиянең тупланма өлешенә күчерәсе күләме 2 яки 6 процент булуын үзе сайлый. Әгәр дә моны быел сайламый икән, 2014 нче елдан түбәндәге кагыйдәләр үз көченә керә. Пенсия тупланмаларын идарәче компаниягә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермәгәннәр өчен 2014 нче елдан взнослар пенсиянең тупланма өлешенә - 2 процент, ә калган 4 проценты иминият өлешкә күчәчәк. Бу иминият өлеше 16 проценттан 20 процентка әйләнә, дигән сүз. 2014 елның 1 нче январена кадәр идарәче компаниядә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында торган гражданнарның взнослары элеккечә - 6 процент тупланма өлешкә күчәчәк.
    2013 нче елдан башлап "бәхет хатлары", ягъни иминиятләнгән затның шәхси счетындагы взнослар, инвестицияләрдән килгән керемнәр турындагы хат-хәбәрләр җибәрү туктатыла. Бу мәгълүматларны бердәм дәүләт хезмәте сайтыннан, пенсия фонды белән килешү төзегән кредит оешмалары аркылы яки яшәгән җирдәге пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язып та белергә мөмкин.
    Пенсиянең тупланма өлешен түләү 2013 нче елда да дәвам итәчәк. Әгәр кеше хезмәт пенсиясендә яки аның хезмәт пенсиясенә хокукы бар икән һәм пенсия тупланмалары булса, ул аны алу өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Әгәр ул пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаштырган булса, шул фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Пенсияне арттыруда дәүләт ярдәме турындагы программага керү өчен 2013 нче елның 1 нче октябренә кадәр җиде айдан артык кына вакыт калып бара. 1 нче октябрьдән пенсия фонды бу программага керү өчен гаризалар кабул итмәячәк. Үзегезне кызыксындырган сораулар булса, район пенсия фондына 2-47-85 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: