САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Җәлилдә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру җинаятьләр булдырмаска ярдәм итәчәк

Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­да "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде. Про­ект­ның икен­че эта­бы - "Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды"- бар­лык шә­һәр­дә­ге йорт­лар­да һәм йорт ти­рә­лә­рен­дә ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру­ны күз­дә то­та. Прог­рам­ма­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы һәм...

Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­да "Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан" про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде.

Про­ект­ның икен­че эта­бы - "Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды"- бар­лык шә­һәр­дә­ге йорт­лар­да һәм йорт ти­рә­лә­рен­дә ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру­ны күз­дә то­та. Прог­рам­ма­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы һәм Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм э­лем­тә ми­нистр­лы­гы шө­гыль­лә­нә, ә төп баш­ка­ру эш­лә­ре "Тат­те­ле­ком" ачык ак­ци­о­нер­лык ­җәм­гы­я­те­нә йөк­лән­гән. Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре­нең са­ны утыз про­цент­ка кыс­кар­тыл­ган­нан соң бу прог­рам­ма­ның за­рур­лы­гы та­гын да арт­ты. Җә­лил бис­тә­сен­дә ул ае­ру­ча ак­ту­аль, чөн­ки 1 но­ябрь­дән би­ре­дә ве­домст­во­дан тыш сак бү­ле­ге ябыл­ды, һәм 14 мең­нән ар­тык хал­кы бул­ган бис­тә­нең кри­ми­но­ген вәз­гы­я­те шөб­һә ту­ды­ра.

Шу­ны әй­теп ки­тәр­гә ки­рәк, Җә­лил­нең кри­ми­но­ген хә­ле эле­кке ел­лар­да да мак­та­ныр­лык тү­гел иде, ә ве­домст­во­дан тыш сак бү­ле­ге ябыл­ган­нан соң ха­лык ара­сын­да: "Хо­кук бо­зу­чы­лар, го­му­мән, ир­ке­нә­еп кит­мәс­ләр­ме?" - ди­гән со­рау туа баш­ла­ды. Бис­тә бу­ен­ча ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру әле­ге си­ту­а­ци­я­не ях­шы як­ка үз­гәр­тер, дип кө­те­лә. Ви­де­о­су­рәт­ләр ту­ры­дан-ту­ры ра­йон­ның эч­ке эш­ләр бү­ле­ге­нә һәм бистә советына ба­ра­чак. Җә­лил­нең ты­ныч бул­ма­ган урам­на­рын­ла "зум"­лы (ви­де­о­сурәт­ләр­не якы­най­тып күр­сә­тү­че) ка­ме­ра­лар ур­наш­ты­ры­ла­чак.

- Ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры җи­на­ять­ләр­не ачык­лау өчен ге­нә тү­гел, ә алар­ны бул­дыр­мый­ча ка­лу өчен дә ки­рәк дип са­ныйм, - ди Җә­лил бис­тә­се­нең по­ли­ция бү­ле­ге на­чаль­ни­гы ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Ва­ле­рий Алек­се­ев.

Ра­йон элем­тә бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Бу­лат Әх­мә­дул­лин әй­тү­ен­чә, бу ел аза­гы­на ка­дәр Җә­лил­дә бар­лы­гы 215 ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­сы ку­е­ла­чак.

- Бү­ген­ге көн­дә ви­де­о­ка­ме­ра­лар өчен ли­ния су­зыл­ды, сер­вер­лар ур­наш­ты­ры­ла. Ка­ме­ра­лар­ның бер өле­ше де­кабрь ур­та­ла­рын­нан эш­ли баш­ла­я­чак дип кө­те­лә, - ди ул.

Ә тү­ләве, Сар­ман­ и­да­рә­че ­ком­па­ни­я­се на­чаль­ни­гы Ал­маз Мәү­лә­ви­ев сүзләреннән аңлашылганча, ай­га һәр фа­тир­га якын­ча 40 сум булырга мөмкин.

- Җә­ли­ле­без­дә мон­дый ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ры­лу­ны бик ки­рәк дип са­ныйм, - ди Альбина Арсланова. - Әле күп­тән тү­гел ге­нә ма­ши­на­лар­ның ак­ку­му­ля­то­рла­рын ур­лау, бак­ла­рын ачып, бен­зин агы­зу оч­рак­ла­ры бул­ды. Бе­лә то­рып, ка­ме­ра ас­тын­да ан­дый тү­бән­лек­кә бар­мас­лар иде. Бу ви­де­о­ка­ме­ра­лар­ны иха­та­лы йорт­лар­га да куй­сын­нар иде. Урам­на­ры­быз бик ау­лак, җәй җи­тү бе­лән, я "ме­тал­ло­лом җы­я­быз" дип, я "су кер­тә­без" дип, те­лә­сә кем иха­та­га ки­леп ке­рә. Урам­га берни­чә ка­ме­ра ур­наш­тыр­са­лар, мон­дый "эш­че­ләр" дә йө­рү­лә­рен тук­татыр­лар иде, ба­ла­лар­ны да уй­нар­га ты­ныч кү­ңел бе­лән чы­га­рып җи­бә­рер идек.

Җә­лил бис­тә Со­ве­ты и­да­рә­че ­ком­па­ни­я бе­лән бер­лек­тә да­и­ми рә­веш­тә "Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ха­лык җы­ен­на­ры үт­кә­реп то­ра.

"САРМАН":иң яңа хәбәрләр!" төркемендәге сораштыру нәтиҗәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев