САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

“Контрафакт” – законсыз товарга каршы

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр бөтен Россия Федерациясе территориясендә "Контрафакт" оператив-профилактик операциясе үткәрелде. Аның максаты - Россия территориясенә ялган, сыйфатсыз, законсыз рәвештә дару, биологик актив өстәмәләр һәм башка товарларның үтеп керүенә юл куймау, кисәтү. Анализдан күренгәнчә, соңгы вакытта республикада бу төр җинаятьләрне ачыклау кимеде. Әйтик, 2011 нче елда...

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр бөтен Россия Федерациясе территориясендә "Контрафакт" оператив-профилактик операциясе үткәрелде. Аның максаты - Россия территориясенә ялган, сыйфатсыз, законсыз рәвештә дару, биологик актив өстәмәләр һәм башка товарларның үтеп керүенә юл куймау, кисәтү.
Анализдан күренгәнчә, соңгы вакытта республикада бу төр җинаятьләрне ачыклау кимеде. Әйтик, 2011 нче елда бу сферадагы җинаятьләр 2010 нчы елгыдан кимрәк теркәлде. Агымдагы елның 8 аенда да бу сферада җинаятьләр узган елгының шушы чорындагыдан кимрәк ачыкланды. Ялган дарулар һәм биологик актив өстәмәләр әзерләү һәм сату очраклары бөтенләй ачыкланмады.
Район эчке эшләр бүлегендә дә "Контрафакт" операциясе үткәрелде һәм аның барышында контрафакт, ялган, сыйфатсыз һәм законсыз товарлар әзерләү, кертелү һәм сату очракларын ачыклауга төп игътибар бирелде. Шунысын әйтергә кирәк: мондый төр товарларны әзерләү һәм сату очракларын ачыклау бүлектә операция барышында гына түгел, ел дәвамында игътибар үзәгендә тотыла. Мәсәлән, февраль аенда Җәлил поселогы базарында үткәрелгән контроль сатып алу вакытында шәхси эшмәкәр Р. сата торган ДВД-дискларда контрафакт товар билгеләре бар иде. Чаллы шәһәре эксперты бу шикне раслады. Р.га беркетмә төзелде, район суды карары белән штраф салынды, дисклар конфискацияләнде. Операция барышында да законсыз һәм контрафакт товар сату очраклары ачыкланды. Район авылларының берсендә гражданка Л.ның законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатуы билгеле булды. Аңа административ беркетмә төзелде һәм штраф салынды. Сарман базарында, район кибетләренең берсендә контрафакт товарга охшаган ДВД-диск сатылу очраклары ачыкланды. Товарлар экспертизага җибәрелде. Җәлил поселогы кибетләренең берсеннән контрафакт товар билгеләре булган футболка алынды, бу эш буенча тикшерү бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X