САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Кагыйдәләрен бозма

Янгыннарның һәр бишенчесе электр җиһазларын монтажлау һәм куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Электр челтәрендә чыгучы янгыннарның төп сәбәбе - кыска ялганыш. Ул изоляциясез ике үткәргечнең бер-берсенә тиюеннән хасил була. Алар тигән урында температура бик тиз арада 2700 градуска кадәр күтәрелә, очкыннар һәм күп күләмдә җылылык бүленеп чыга. Әгәр якын-тирәдә...

Янгыннарның һәр бишенчесе электр җиһазларын монтажлау һәм куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.
Электр челтәрендә чыгучы янгыннарның төп сәбәбе - кыска ялганыш. Ул изоляциясез ике үткәргечнең бер-берсенә тиюеннән хасил була. Алар тигән урында температура бик тиз арада 2700 градуска кадәр күтәрелә, очкыннар һәм күп күләмдә җылылык бүленеп чыга. Әгәр якын-тирәдә тиз янучан материаллар булса, алар ялкынланып китә. Электр челтәрләренә автомат өзгечләр һәм сүндерүгә исәпләнгән саклагычлар куела. Дөрес сайланган саклагыч аппарат челтәрнең авария участогын вакытында аерып куя. Шуңа күрә халык телендә «жучок» дип аталучы саклагычлар куллану ярамый.
Кагыйдә бозуларның иң киң таралганы булып сакланмаган чыбык һәм кабельләрне турыдан-туры яна торган конструкцияләргә беркетү тора. Янучан матдәләргә полихлорвинил, пластмасса һәм резинаның төрле төрләре керә. 220 һәм югарырак вольтлы челтәрдә телефон чыбыклары куллану тыела. Янучан изоляцияле чыбыклар үткәргәндә, фарфор роликлар, изоляторлар кулланыла. Чыбыкларны торбалар эченә урнаштыру яки янмый торган материалга беркетү кирәк. Аларны кадак белән беркетү, өстеннән обой ябыштыру, буяу тыела.
Электр җиһазларының ясалыш кагыйдәләре чыбыкларны ялгау тартмачыкларында эретеп ябыштыру, пайкалау һәм пресслау кулланып ялгауны таләп итә. Бу зур күчеш каршылыгыннан сакланырга булыша. Шул ук сәбәпләр белән ватык розеткалардан, сүндергечләрдән, вилкалардан файдалану тыела. Төрле кисемдәге һәм төрле маркадагы металларны үзара ялгарга һич ярамый. Мәсәлән, алюминий һәм бакыр чыбыкларны тоташтыру контактның үзеннән-үзе кимүенә һәм чыбыкларның кызуына китерә.
Һәр көчәнешкә билгеле бер кисемдәге чыбык алына. Әгәр кисем тиешледән кимрәк икән, бу чыбыкның кызуына һәм изоляциянең янып китүенә китерә. Бу розеткага берьюлы берничә электр кабул итү приборы яки кулдан ясалган (кустарь) электр җиһазы тоташтырганда күзәтелә.
Электр челтәрендә янгыннар еш кына аларның бинага кергән урыннарында күзәтелә. Су, төзелеш конструкцияләре аша үтеп кереп, катканда киңәя һәм, механик ышкылу нәтиҗәсендә, чыбыкларның изоляциясе бозыла, ялгагыч контактлар бушый һәм авария режимы барлыкка килә. Шуңа күрә чыбыкларны стена аша үткәргәндә, аларны очында бөкләнгән втулка аша уздырырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X