САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Җиргә документың бармы?

2012 нче елда Росреестрның ТР буенча идарәсе җир законнарын бозуның 11 меңнән артык очрагын ачыклады. Аларның күпчелеген җир участокларын үз белдекләре белән алу яки җирдән аңа хокукны тиешенчә рәсмиләштергән документлардан тыш файдалану очраклары тәшкил итә. Мондый хокук бозулар аеруча Казанда күп ачыкланган - 986. Сарман районында алар - 105. Җир...

2012 нче елда Росреестрның ТР буенча идарәсе җир законнарын бозуның 11 меңнән артык очрагын ачыклады. Аларның күпчелеген җир участокларын үз белдекләре белән алу яки җирдән аңа хокукны тиешенчә рәсмиләштергән документлардан тыш файдалану очраклары тәшкил итә.
Мондый хокук бозулар аеруча Казанда күп ачыкланган - 986. Сарман районында алар - 105. Җир законнарын юридик затлар да, физик затлар да боза, шулай да алар арасында гади халык күбрәк. Мәсәлән, республикада җирдән үз белдеге белән яки тиешле документларсыз файдалануга кагылышлы 7290 очракның 6187се физик затларга туры килә. Районда 105 шундый очракның 104е - физик затлар тарафыннан башкарылган закон бозулар.
Кагыйдә буларак, җир участогыннан законсыз файдалану аны әйләндереп алып, анда корылмалар төзү, авыл хуҗалыгы һәм башка культуралар чәчү, җир участогына аның законлы хуҗаларын, контроль органнары вәкилләрен кертмәү һәм башкаларда чагыла. РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе нигезендә, мондый төр хокук бозулар өчен административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен ул - 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 1000 сумнан 2000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 10000 сумнан 20000 сумга кадәр тәшкил итә. Узган елда Росреестрның ТР буенча идарәсенең дәүләт җир инспекторлары, әлеге маддәгә нигезләнеп, 6 миллион сумнан артык күләмдә штраф салдылар. Моннан тыш, гаепленең административ җаваплылыкка тартылуы, салынган штрафны түләве аны закон бозу очрагын төзәтүдән азат итми. Мәсәлән, җирне үз белдеге белән алган кеше аны бушатырга, хуҗасы, арендатор яки хакимият органы яисә җирле үзидарә органы файдаланырлык хәленә кайтарырга тиеш була.
Җир законнарын бозуга кагылышлы барлык сораулар белән Росреестрның ТР буенча идарәсенең Сарман бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 2-40-89, 2-48-22.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X