САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Халык тискәре геройларын белсен

Штрафлар артса да, исерек килеш руль артына утырып, юл һәлакәтләренә дучар булучылар саны кимеми. Җиде айда Татарстанда 2935 юл-транспорт фаҗигасе теркәлсә, шуның 2487се шоферлар гаебе белән ясалган. Иң күбе каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлекне арттыру белән бәйле. Исерек шоферлар гаебе белән ясалган аварияләрдә 38 кеше үлгән. Штрафларны арттырып кына,...

Штрафлар артса да, исерек килеш руль артына утырып, юл һәлакәтләренә дучар булучылар саны кимеми.
Җиде айда Татарстанда 2935 юл-транспорт фаҗигасе теркәлсә, шуның 2487се шоферлар гаебе белән ясалган. Иң күбе каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлекне арттыру белән бәйле. Исерек шоферлар гаебе белән ясалган аварияләрдә 38 кеше үлгән. Штрафларны арттырып кына, юлларда тәртип урнаштырып булмый. Юлларның начар булуы, транспорт чараларының күбәюе дә һәлакәтләр артуга китерде. Быел гына да Татарстан юлларында 55 мең машина өстәлгән. Штраф түләмәс өчен, кайбер шоферлар номердагы хәрефләрне бозалар. Ялган номерлар барлыкка килә. Шуның белән машина маркасы да үзгәрә. Штраф квитанцияләре дә башка кешегә килә. Шоферлар бозылган номерлар өчен берничә йөз сум штраф кына түлисе дип ялгышалар, моның өчен 6 айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Машина йөртү культурасын үзгәртмәгән, күп тапкырлар кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылып та, тиешле нәтиҗә ясамаганнарны газета, телевидение аша күрсәтергә кирәк. Халык үзенең тискәре геройларын да белсен. Болар хакында Хөкүмәт йортында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган видеокиңәшмәдә әйтелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X