САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

«Балаларга – автокресло!»

Россия Федерациясе ЮХИДИе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар өчен махсус авто-креслолар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән шул исемдәге киң масштаблы социаль кампания уздыра. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы...

Россия Федерациясе ЮХИДИе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар өчен махсус авто-креслолар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән шул исемдәге киң масштаблы социаль кампания уздыра.
Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле. 2011 елда, мәсәлән, юл һәлакәтләрендә алган травмалардан Россия территориясендә 893 бала үлде, ә Татарстанда 23 баланың гомере өзелде. Агымдагы елда Республика юлларында 20 баланы югалттык, шуларның 13е автотранспорт пассажирлары иде. 6 очракта балалар автотранспорт салонында махсус креслолардан башка булалар.
18 октябрь көнне Җәлил-Сарман юлында булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. «ОКА» машинасы кичке караңгыда юлда туктап торучы "КамАЗ" машинасына килеп бәрелә. "ОКА"дагы 2 пассажир (8 яшьлек кыз һәм аның йөртүчесе) тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылалар. Баланың җәрәхәтләре бигрәк тә авыр була. Һәлакәтнең 9 нчы көненә ул хастаханәнең реанимация бүлегендә җан бирә. Машинада балалар өчен махсус утыргыч булдырылмаган була. Әле яши генә башлаган бер гөнаһсыз сабыйның гомере өзелү, бигрәк кызганыч.
Автомобиль - куркыныч чыганагы, балаларны аннан саклап калу - әти-әниләрнең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бурычы.
Автотранспорт салонында балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Ә машиналарның куркынычсызлык системалары һәлакәт очрагында балалар гомерен саклап кала алмый. Шуңа күрә, балаларны автотранспортта йөрткәндә, балалар өчен махсус утыргычлар куллану кирәк.
Халыкны сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мондый саклану чараларын кулланмаучы яки алырга җыенмаучыларның саны кинәт, 39 проценттан 70 процентка кадәр, үсеп китте. Балалар өчен автокреслолар кулланучы шоферларның саны 27 процент кына тәшкил итә.
Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, автотранспорт салонында балалар өчен махсус утыргычлар куллану балалар арасында үлем очракларын - 54 процентка, тән җәрәхәтләре алу куркынычын - 76 процентка, авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә.
2007 елдан, РФ Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрле балалар йөрткәндә, махсус утыргычлар куллану мәҗбүри. Бу таләп үтәлмәсә, (ЮЙК 12.23 нче маддәсенең 22.9 нчы пунктының 1 нче бүлеге) 500 сум күләмендә штраф каралган. Шундый ук штраф куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләргә дә яный.
Балалары өчен автокреслолар кулланмаучы әти-әниләр - җавапсызлар.
Автокресло - бала тууга ук алына торган иң кирәкле әйбер. Ул барлык уенчыклардан да мөһимрәк. Баланың гомерендәге беренче машинада йөрүе - бала тудыру йортыннан кайтуы автокреслода булырга тиеш. Нинди машинада булуга карамастан - таксидамы, дусларыңның машинасындамы, туристик сәяхәттәме - һәрвакыт автокреслода. Кресло юк икән, димәк, кая да булса бару да булмаска тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X