САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Үзгәрешләр кертелде

Быелның 14 нче ноябрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 182 нче санлы Федераль закон көченә керде. Закон 2002 нче елның 1 нче июленә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспортын алган, ләкин Россия Федерациясе гражданлыгы барлыгы билгеләнмәгән һәм башка гражданлыгы булмаган затларга, элеккеге СССР гражданнары итеп тану тәртибендә,...

Быелның 14 нче ноябрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 182 нче санлы Федераль закон көченә керде.
Закон 2002 нче елның 1 нче июленә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспортын алган, ләкин Россия Федерациясе гражданлыгы барлыгы билгеләнмәгән һәм башка гражданлыгы булмаган затларга, элеккеге СССР гражданнары итеп тану тәртибендә, Россия Федерациясе гражданлыгы алу хокукы бирүне күздә тота. Ул Россия Федерациясе территориясендәге түбәндәге категория гражданнарның хокукый статусын көйләүгә юнәлдерелгән: 2002 нче елның 1 нче июленә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспортын алган, ләкин гражданлык турындагы эшләрне алып баручы вәкаләтле орган тарафыннан Россия Федерациясе гражданлыгы барлыгы билгеләнмәгән, чит ил гражданлыгы булып та чит илдә яшәү хокукын раслаучы документы булмаган элеккеге СССР гражданнары; 2002 нче елның 1 нче ноябренә кадәр яшәү өчен Россия Федерациясенә килгән, тиешле тәртиптә Россия Федерациясе гражданлыгы алмаган элеккеге СССР гражданнары һәм аларның балигъ булмаган һәм балигъ булган балалары.
Моннан тыш, Россия Федерациясе гражданлыгыннан чыгуны рәсмиләштергән затлар да әлеге закон нигезендә Россия Федерациясе гражданлыгын гомуми тәртиптә түгел, тиешле шартлар булса, гадиләштерелгән тәртиптә торгыза алачаклар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X