САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Юлда ялгышларга урын юк

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Юл ялгышларны гафу итми - моны истә тотарга кирәк. Быел тугыз айда республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлде. Аларда 136 кеше һәлак булды, 1238е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Җәяүлеләр кичүендә...

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Юл ялгышларны гафу итми - моны истә тотарга кирәк.
Быел тугыз айда республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлде. Аларда 136 кеше һәлак булды, 1238е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Җәяүлеләр кичүендә 322 бәрдерү теркәлеп, аларда 21 кеше һәлак булды.
Мондый юл-транспорт вакыйгалары көзге-кышкы сезонда аеруча арта. Юлда йөрүчеләрнең мөмкин кадәр игътибарлы булулары сорала. Машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең һава шартлары үзгәрүгә әһәмият бирмәүләре фаҗигаләргә китерә дә инде. Җәйге өч айда җәяүлеләрне бәрдерүнең уртача 500 очрагы теркәлә, көзге сезонда бу күрсәткеч 20 процентка арта. Бәрдерүләрнең күпчелегендә машина йөртүчеләр гаепле, алар барлык очракның 70 процентын тәшкил итә. Көзге-кышкы айларда җәяүлеләр кичүендә бәрдерүләр ике мәртәбә арта.
Көзге-кышкы сезонда көн озынлыгы, ягъни якты вакыт кыскара, күз күреме начарлана. Шоферлар - куркынычсыз тизлек сайларга, ә җәяүлеләр үз-үзләрен тотышның машина йөртүчеләр өчен көтелмәгән хәрәкәт булачагын истән чыгармаска тиешләр. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар (мәсәлән, браслетлар) файдаланырга киңәш ителә. Фаралар якыннан күрсәтү режимында янганда, җәяүлене 25-30 метрдан күреп була. Ә яктылыкны кире кайтаручы элементлар бу ераклыкны 130-140 метргача арттыра. Фаралар еракка яктырту режимында ул ара 400 метрга кадәр җитә. Мондый элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә. Юлларда сак йөрегез. Алар ялгышларны кабул итми - шуны онытмагыз.
ЮХИДИ идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев