САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Вакытында түләү яхшы

2011 елның августында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр кертелгән иде. Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен өстәмә чаралар куллануны күздә тота. Административ штраф законда каралган вакытта түләнмәсә, әлеге маддә нигезендә аны икеләтә арттыру һәм 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга...

2011 елның августында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр кертелгән иде. Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен өстәмә чаралар куллануны күздә тота.
Административ штраф законда каралган вакытта түләнмәсә, әлеге маддә нигезендә аны икеләтә арттыру һәм 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Шулай итеп вакытында түләнмәгән 100 сумны 1000 сум итеп түләргә туры килүе ихтимал. Аңа өстәп, 100 сумны да түләргә туры киләчәк.
Үзгәрешләр нигезендә суд приставы-башкаручысына да протокол төзү хокукы бирелә. Административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарылуның 41 нче көнендә, ягъни ирекле рәвештә түләү өчен бирелгән 30 көн һәм, карар белән ризалашмыйча, шикаять бирү өчен каралган 10 көн үткәннән соң йөкләнә. Бу җәзадан котылып булмаганны аңларга ярдәм итәр һәм юл йөрү кагыйдәсен бозган саен штраф түләү машина йөртүчеләрне уйланырга, кагыйдәләрне бозмаска этәрер, дип ышанасы килә.
Республика Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Кагыйдә бозучылар буенча төзелгән бердәм база штрафларны вакытында түләмәүчеләрне тиз арада ачыклау һәм җавапка тарту мөмкинлеге бирә. Штрафларны вакытында түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау буенча бердәм рейдлар үткәрелә. Банклар һәм эре терминаллардан штрафларның түләнүе турында ЮХИДИгә хәбәр автоматик рәвештә килә. Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны ЮХИДИнең Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolice.ru) алырга мөмкин. Штрафларны һәм дәүләт пошлиналарын банк кредит карталары ярдәмендә uslugi.tatarstan.ru сайты аша да түләргә була. Дәүләт автоинспекциясенең барлык бүлекчәләрендә штрафлар түләү өчен терминаллар урнаштырылган. Биредә штрафлар турында мәгълүмат алырга да була. Шулай ук бу максатлар өчен инфоматлар челтәре дә көннән-көн киңәйтелә.
Штраф салганнар икән, күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, аны вакытында түләгез. Ә юл кагыйдәләрен бозмасак, тагы да яхшырак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X