САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Штраф салсалар, вакытында түлә

Быелның ике аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда административ хокук бозуларның 654 очрагын ачыкладылар. Бу төр хокук бозуларга җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү, алкогольле эчемлекләр куллану, вак хулиганлык, вак бурлык һәм башкалар керә. Административ хокук бозган өчен, күп очракта, штраф кулланыла. Быел ачыкланган хокук бозучыларга 65 мең сумнан артык штраф...

Быелның ике аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда административ хокук бозуларның 654 очрагын ачыкладылар. Бу төр хокук бозуларга җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү, алкогольле эчемлекләр куллану, вак хулиганлык, вак бурлык һәм башкалар керә.
Административ хокук бозган өчен, күп очракта, штраф кулланыла. Быел ачыкланган хокук бозучыларга 65 мең сумнан артык штраф салынды. Тик бу штрафларны түләмәүчеләр дә бар. Бу гражданнар шуны онытмасыннар иде: административ штрафны түләмәү үзе дә административ хокук бозу булып тора һәм моның өчен тагын да зуррак күләмдә штраф салына. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсенең 1нче часте нигезендә административ штрафны вакытында ( 30 көн эчендә ) түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган штраф салу яисә унбиш көнгә административ кулга алу каралган.
Административ штрафларны вакытында түләмәгән затларны ачыклау өчен, эчке эшләр бүлеге тарафыннан рейдлар уздырыла. Быел бу рейдлар административ хокук бозган 73 кешене җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирде. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тарафыннан салынган административ штрафларга бармак аша карарга кирәкми. Штрафка тартылган кешенең матди хәле нинди булуга карамастан, ул җаваплылыктан азат ителми. Иртәме-соңмы, штрафны түләргә туры киләчәк. Соңыннан аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, административ штрафны түләгәнлек турында квитанцияне штраф салган оешмага алып килеп күрсәтергә, шулай ук аны бер ел дәвамында сакларга киңәш ителә. Бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар булса, эчке эшләр бүлегенең административ законнарны башкару инспекторына (17 нче кабинет) яки 2-47-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X