САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар ят әйберләргә кагылмаска тиешләр

Соң­гы ара­ларда кешеләрнең шарт­лат­кыч бу­лыр­га мөм­кин әй­бер­ләргә тап булу оч­рак­ла­ры ешай­ды. Мон­дый әй­бер­ләр ишек төп­лә­рен­дә, җә­мә­гать урын­нар­ында, бас­кыч мәй­дан­чык­ла­рын­да, транс­порт­та, учреж­де­ни­е­ләр­дә та­бы­ла. Шик­ле әй­бер­ләр­гә тап бул­ган­да, үзең­не ни­чек то­тар­га соң? Иң бе­рен­че, әле­ге урын­да то­рыр­га ти­еш­ле бул­ма­ган әй­бер күр­сә­гез, бу факт­ны игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­ма­гыз. Транс­порт­та ху­җа­сыз әй­бер тап­са­гыз, баш­та ти­рә-як­та­гы ке­ше­ләр­дән...

Соң­гы ара­ларда кешеләрнең шарт­лат­кыч бу­лыр­га мөм­кин әй­бер­ләргә тап булу оч­рак­ла­ры ешай­ды. Мон­дый әй­бер­ләр ишек төп­лә­рен­дә, җә­мә­гать урын­нар­ында, бас­кыч мәй­дан­чык­ла­рын­да, транс­порт­та, учреж­де­ни­е­ләр­дә та­бы­ла. Шик­ле әй­бер­ләр­гә тап бул­ган­да, үзең­не ни­чек то­тар­га соң?

Иң бе­рен­че, әле­ге урын­да то­рыр­га ти­еш­ле бул­ма­ган әй­бер күр­сә­гез, бу факт­ны игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­ма­гыз. Транс­порт­та ху­җа­сыз әй­бер тап­са­гыз, баш­та ти­рә-як­та­гы ке­ше­ләр­дән со­раш­ты­рып ка­ра­гыз, бәл­ки, алар кем­не­ке икә­нен бе­лер­ләр. Ху­җа­сын та­ба ал­ма­са­гыз, тиз ара­да шик­ле әй­бер ту­рын­да ма­ши­нист­ка (йөр­тү­че­гә) хә­бәр ите­гез.

Йорт ти­рә­сен­дә шик­ле әй­бер­гә тап бул­са­гыз, күр­ше-ти­рә­не со­раш­ты­рыр­га ки­рәк бу­лыр. Ху­җа­сы та­был­ма­са, хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры­на хә­бәр итәр­гә ки­рәк.

Уч­реж­де­ни­едә ху­җа­сыз пред­мет күр­сә­гез, сак­чы­лар­га яки ад­ми­нист­ра­ци­я­гә мө­рә­җә­гать ите­гез. Исе­гез­дә то­ты­гыз: җи­тәк­че үз эш­че­лә­ре­нең тор­мы­шы һәм сә­ла­мәт­ле­ге өчен шәх­си җа­вап­лы­лык то­та.

Шик­ле әй­бер­ләр тап­са­гыз:

- тап­кан әйбергә ти­мә­гез, кү­чер­мә­гез һәм ач­ма­гыз;

- аны та­бу ва­кы­тын ис­тә кал­ды­ры­гыз;

- ке­ше­ләр­не бу әйбер яны­ннан ерак­ка­рак җи­бә­рү ягын ка­ра­гыз:

1) 0,33 л. ка­лай бан­ка - 60 метр­дан да якын кил­мәс­кә,

2) че­мо­дан (кейс) - 230 метр ерак­лык,

3) юл че­мо­да­ны - 350 метр;

- һич­шик­сез опе­ра­тив-тик­ше­рү груп­па­сын кө­те­гез, чөн­ки сез мө­һим ша­һит бу­лып са­на­ла­чак­сыз.

Шуны истән чыгармаска кирәк: шарт­лат­кыч­лар­ны ка­чы­рыр өчен, иң га­ди әй­бер­ләр­не кул­ла­на­лар. Алар па­кет, че­мо­дан, сум­ка, уен­чык­лар, ко­роб­ка­лар һәм баш­ка­лар булырга мөмкин. Шу­ңа кү­рә, һәр­бер ата-ана ба­ла­ла­рын урам­да тап­кан әй­бер­ләр­гә ка­гыл­мас­ка өй­рә­тер­гә ти­еш.

Шарт­лау­лар бик күп үлем­нәр­гә, җи­ме­ре­лү­ләр­гә ки­те­рә, шу­ңа кү­рә тап­кан шик­ле әй­бер­ләр бе­лән үз бел­де­гегез бе­лән эш ит­мә­гез. Ә үз ва­кыт­ында ти­ешле ча­ра­лар күрсәгез, мең­лә­гән тор­мыш кот­ка­рыр­сыз.

Шик­ле пред­мет­лар тап­са­гыз, тү­бән­дә­ге те­ле­фон но­мер­ла­ры­ның бер­се­нә шалт­ыра­ты­гыз:

- Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы­ның ра­йон бу­ен­ча бү­ле­ге 02, 8 (85559)2-47-30:

- Фе­де­раль кур­кы­ныч­сыз­лык хез­мә­те ида­рә­се­нең Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча бү­лек­чә­се­нең Зәй шә­һә­рен­дә­ге бү­ле­ге 8(85558)7-14-69, 89179398620.

Шуны да онытмагыз, шикле әйбергә тап булган очракта, аның янында кәрәзле телефоннан файдаланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев