САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар штрафларын вакытында түләп баралар

Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә китерүче факторларны киметү - ул, беренче чиратта, юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Быел ел башыннан барлыгы 3032 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Россия Федерациясе Административ жаваплылык кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штрафны законда күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен...

Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә китерүче факторларны киметү - ул, беренче чиратта, юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Быел ел башыннан барлыгы 3032 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде.

Россия Федерациясе Административ жаваплылык кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штрафны законда күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен штраф суммасын икеләтә күләмдә түләү җәзасы каралган. Ләкин ул 1000 сумнан да ким булмаска тиеш, яки закон бозучыга 15 тәүлеккә кадәр арест бирелә. Шулай ук 50 сәгатькә кадәрле мәҗбүри эшләр эшләтү дә кулланылырга мөмкин. Шулай итеп, вакытында түләнмәгән штраф өчен сез яңадан 1000 сумыгызны чыгарып салырга тиеш буласыз, шул ук вакытта штрафнын суммасы да түләнергә тиеш. Моннан тыш суд пристав-башкаручысы да 20.25 маддә буенча беркетмәләр төзергә хокуклы.

Шул ук маддә нигезендә штрафларны түләмәгән өчен жаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче көнгә башлана (60 көн ирекле түләү вакыты һәм 10 көн обжалование вакытыннан соң).

Юл кагыйдәләренең бозылуына юл куймау максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан даими эш алып барыла. Даими үткәрелүче рейдлар барышында кагыйдә бозучылар ачыклана, аларга беркетмәләр төзелә, җәза кулланыла. Мәсәлән, быел уздырылган рейдлар нәтиҗәсендә штрафларны вакытында түләмәгән өчен 105 административ беркетмә төзелде. Алар барысы да административ жаваплылыкка тартылдылар. Сезнең белән мондый хәлләр булмасын өчен вакытында штрафларны түләп баруыгыз сорала.

Дамир Йосыпов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев