САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда кагыйдә бозучыларны штрафлар куркытмый

- Район территориясендә сентябрьнең унбиш көне эчендә генә дә машина белән исерек хәлдә идарә итүче җиде шофер тоткарланды,- дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Йосыпов. - 7 сентябрьдә Җәлилдән «ВАЗ -21093» белән идарә итүче Н., 9,10 сентябрьдә «КамАЗ» шоферлары А., Ш., «АУДИ» йөртүче К.,12 сентябрьдә «ВАЗ»...

- Район территориясендә сентябрьнең унбиш көне эчендә генә дә машина белән исерек хәлдә идарә итүче җиде шофер тоткарланды,- дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Йосыпов. - 7 сентябрьдә Җәлилдән «ВАЗ -21093» белән идарә итүче Н., 9,10 сентябрьдә «КамАЗ» шоферлары А., Ш., «АУДИ» йөртүче К.,12 сентябрьдә «ВАЗ» руле артындагы Ш., «ФИАТ» йөртүче А.,исерек килеш транспорт йөртүчеләр санын арттырдылар. «ВАЗ-2109» белән идарә итүче 1987 елгы А.И., шулай ук исерек килеш руль артына утырып, 14 сентябрьдә Зәй-Сарман юлына чыга. Моның өчен 30000 сум күләмендә штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабаттан шулай кагыйдә бозучыларга 50000 сум штраф һәм өч елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Сулап чыгарылган бер литр һавада этил спиртының концентрациясе 0,16 миллиграммнан артып китсә яки шофер организмында наркотик, психотроп матдәләр табылса, шушы төр җәзага кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев