САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда кагыйдә бозу кесәгә суга

1 сентябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар артты. Минималь штраф суммасы биш тапкыр артты һәм хәзер 500 сум тәшкил итә. Штрафлар системасы үзгәргәч, исерек килеш рульга утырсаң, машина йөртү таныклыгыңны гына алып калмаячаклар, бюджет файдасына 30 мең сум күләмендә штраф түләргә дә мәҗбүр итәчәкләр. Кагыйдә бозу кабатланса, штраф күләме 50...

1 сентябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар артты. Минималь штраф суммасы биш тапкыр артты һәм хәзер 500 сум тәшкил итә.

Штрафлар системасы үзгәргәч, исерек килеш рульга утырсаң, машина йөртү таныклыгыңны гына алып калмаячаклар, бюджет файдасына 30 мең сум күләмендә штраф түләргә дә мәҗбүр итәчәкләр. Кагыйдә бозу кабатланса, штраф күләме 50 мең сум тәшкил итәчәк, машина йөртү таныклыгы 3 елга алыначак. Үз автомобиль руле артына эчкән кешене утыртсаң да шундый җаваплылык көтә.

Медицина тикшерүеннән баш тартучыларга штраф - 30 мең сум, шулай ук таныклыкларын да 1,5-2 елга кадәрле срокка алып калачаклар. Транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгын алдырткан кеше исереклеккә (руль артында вакытта) медицина тикшерүеннән баш тартса, 10-15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин.

Хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен җәза - 1000 сум штраф. Балаларны машинада махсус җайланмасыз йөртү 3000 сумга төшәчәк. Автомобиль белән идарә иткән вакытта кәрәзле телефоннан сөйләшүчеләргә штраф - 1500 сум (300 урынына).

Режимны сакламыйча, тизлекне нормадан сәгатенә 20 километрга арттыру өчен штраф - 300 урына 500 сум, ә 80 километрдан да артса - 5 мең сум тәшкил итә (альтернатив җәза - 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү).

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләргә, мопед (скутер) йөртүчеләргә штрафлар күләме шулай ук шактыйга артты.

Шуны истә тотыйк: кагыйдәне бозмасаң - яхшырак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев