САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында амнистия буенча өч кеше азат ителгән

Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан амнистиягә эләгүче хөкем ителгәннәрнең документларын оформить итү бара. Балигъ булмаган балалалы хатын-кызлар, авырлы хатын-кызлар, 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашканнар, хәрби хезмәттә эшләүчеләр, Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы...

Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан амнистиягә эләгүче хөкем ителгәннәрнең документларын оформить итү бара. Балигъ булмаган балалалы хатын-кызлар, авырлы хатын-кызлар, 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашканнар, хәрби хезмәттә эшләүчеләр, Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләрендә я Ватанны саклауда катнашканнар, I һәм II группалы инвалидлар амнистия буенча җәзадан азат ителергә тиешләр.

Амнистиягә үтерү, көчләү, наркотиклар белән сәүдә итү, террорчылык, ришвәтчелек, зур күләмдә урлау белән бәйле булган авыр һәм аеруча авыр җинаять кылучылар, төзәлмәс кагыйдә бозучылар эләкми.

Реклама

Амнистиянең үтәлү срогы - алты ай, шушы вакыт эчендә һәрбер хөкем ителгәннең шәхси эше каралачак. Татарстанда амнистия буенча 600 дән артык кеше азат ителергә мөмкин.

Сарман районында юл һәлакәте өчен ирекләре чикләнгән ике кеше һәм II группалы инвалид булган, шартлы рәвештә хөкем ителгән бер кеше амнистия буенча азат ителгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X