САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район суды 24 яшьлек кызны психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрде

Суд 24 яшьлек кызны мәҗбүри рәвештә психиатрия станционарына дәваланырга җибәрде. Район суды закон белән тыелган ижтимагый куркыныч гамәл кылган ( сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү) 24 яшьлек кызга карата җинаять эшен карады. 2014 елның 1 нче декабрендә сәгать 23.20 дә кыз, үз-үзен контрольдә тота алмыйча һәм кылган гамәленең куркыныч икәнлеген...

Суд 24 яшьлек кызны мәҗбүри рәвештә психиатрия станционарына дәваланырга җибәрде.

Район суды закон белән тыелган ижтимагый куркыныч гамәл кылган ( сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү) 24 яшьлек кызга карата җинаять эшен карады.

2014 елның 1 нче декабрендә сәгать 23.20 дә кыз, үз-үзен контрольдә тота алмыйча һәм кылган гамәленең куркыныч икәнлеген аңламыйча, ятып торган 81 яшьлек әбисенең йөзенә ашханә пычагы белән кадый. Алган яралар зарар күрүүченең сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян китерә.

Суд, психиатрия экспертизасына нигезләнеп, кызның озакка сузылган психик авыру - шизофрения белән авырганын ачыклады.

Суд, прокуратура фикере белән килешеп, кызны мәҗбүри рәвештә психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрде.

Калган прокуратура хәбәрләрен газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев