САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район суды хезмәткәрләре ветераннарны хөрмәтләделәр

Октябрь башында без тагын бер тапкыр хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга киткән коллегаларыбызны искә алабыз.

Район суды коллективы да бу традициядән читтә калмый. Һәр елны ветераннарыбызны Өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез, күчтәнәчләр белән сөендерәбез. Бу юлы да лаеклы ялда булган коллегаларыбыз Рәйханә Миңнуллина һәм Фәридә Исламовага бәйрәм сәламнәрен һәм котлауларыбызны ирештердек. Алар безне бик сөенеп каршы алдылар. Очрашкач, сүзләр бетми, рәхәтләнеп үткәннәрне искә алдык, күңелләр тулды. Без хөрмәтле ветераннарыбыз алдында башыбызны иябез, аларга хезмәтләре өчен хөрмәт хисләрен җиткерәбез. Алар үзләре дә район суды рәисе Ринат Рәсим улына, судья Рөстәм Мирдасалих улына һәм коллективка зур рәхмәтләрен җиткерделәр, “Күчтәнәчләрне арыш капчыгы белән төяп алып киләсез”, - дип шаяртып алдылар. Без, елдагыча, аларның исән-сау, сау-сәламәт булуларына сөенеп, киләсе елда да шулай очрашырга язсын, дип аерылышабыз.
Резедә Кәлимуллина, район суды баш белгече

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X