САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район мәктәп укучылары каникулларда юл йөрү кагыйдәләрен онытмаска тиешләр

Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4...

Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 25 - төрле тән җәрәхәтләре алдылар. Күпчелек һәлакәтләрнең сәбәбе - тизлекне арттыру һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү кебек кагыйдә бозулар. Бүгенге көнгә кадәр 16 яшькәчә балалар катнашында район территориясендә 3 һәлакәт булды, аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алдылар. З очракта да балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрделәр. 10 гыйнварда Җәлил-Сарман юлының 2 нче километрында фаҗига булды. KIA CEED машинасын йөртүчесе, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешле тизлекне сайлый алмый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килуче ВАЗ машинасы белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә ВАЗның йөртүчесе һәм алда утырган пассажир хатын-кыз һәлакәт урынында ук үләләр. Артта утырган 3 пассажир, шул исәптән 2004 елгы бала, авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылалар. Бала махсус утыргычка утыртылмаган була, шулай ук арттагы пассажирлар да куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булып чыгалар.

12 гыйнварда шулай ук бала катнашында һәлакәт булды. Әлмәт-Мөслим юлының 26 нчы километрында Daewoo Nexia автомобиле йөртучесе тиешле тизлекне сакламый, юлның киңлеген исәпкә алмый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килүче Renault Logan автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә Daewoo Nexia автомобилендәге 2013 елгы бала тән җәрәхәтләре ала. Бала коляска бишегенә салып, арткы утыргычка куелган Бәрелүдән бишек тәрәзәдән чыгып оча. Әле узган атнада гына пассажир бала катнашында тагын бер һәлакәт булды. 15 мартта 17:30 сәгатьтә Салкын Чишмә-Александровка юлының 4 километрында Лада Гранта машинасы йөртүчесе юл чатын беренче узарга хокуклы ВАЗ-21099 транспорт чарасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Лада Грантадагы пассажир хатын-кыз, ВАЗ-21099 машинасындагы 2007 елгы кыз бала һәм хатын-кыз пассажир тән җәрәхәтләре белән Җәлил хастаханәсенә китерелделәр. Бу очракта инде бала транспорт чарасында махсус утыргычта утырган була һәм җиңел тән җәрәхәтләре генә ала.

Бу һәлакәтләрдән пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасы бик актуаль булуы ачык күренә. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында махсус балалар өчен утыргычларда гына йөртү рөхсәт ителә.

Кызганычка каршы, статистикадан күренгәнчә, 30% очракта балаларны машинада махсус утыргычлардан башка йөртәләр. Республика буенча быел 4 пассажир бала һәлак булды.

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның язгы каникуллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин иту максатыннан 17 марттан 21 мартка кадәр "Бала - төп пассажир" исеме астында профилактик чара уздырыла. Аның барышында мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында иртән һәм көндезләрен ЮХИДИ инспекторлары кизү торачаклар. Шулай ук белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр белән очрашулар үткәрәчәкләр. Кагыйдә бозучылар арасында бигрәк тә балалар өчен махсус утыргычсыз һәм куркынычсызлык каешларын кулланмыйча балаларны йөртүче шоферларга игътибар биреләчәк.

Шулай ук яшь юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эш алып барылачак. Юлны дөрес итеп чыкмаучы, юл кырыннан барганда транспорт юнәлеше буенча баручылар, 14 яше тулмаган килеш велосипедта, 16 яше тулмаган килеш һәм йөртү таныклыгыннан башка скутер яки мотоцикл йөртүчеләр, тротуар булган килеш тә юл кырыннан баручылар, юлда уйнап йөрүчеләр ЮХИДИ инспекторлары күзеннән читтә калмаслар.

31 мартка кадәр балаларның язгы каникуллары беткәнче бу эшләр дәвам итәчәкләр.

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Район мәктәп укучыларының язгы каникуллары күңелле үтәчәк

Җәлилдә "Бала - төп пассажир" дигән акция үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев