САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Күтәмәледә булган вакыйганың яңа детальләре ачыкланды

10 декабрьдә кичке сәгать 7 тулып 5 минут киткәч, район эчке эшләр бүлегенә Күтәмәле авылыннан Совет урамында урнашкан кибеттән төтен күренүе турында хәбәр килә. Хәбәр, тикшерү өчен, участок инспкеторына җиткерелә.Ул авылга килеп, кибетне карый. Кыска ялганыштан янгын чыкмый, төтенләү белән туктала. Авылда вакытта инспекторга мәктәптә укучы үсмер һәм укытучы арасында...

10 декабрьдә кичке сәгать 7 тулып 5 минут киткәч, район эчке эшләр бүлегенә Күтәмәле авылыннан Совет урамында урнашкан кибеттән төтен күренүе турында хәбәр килә. Хәбәр, тикшерү өчен, участок инспкеторына җиткерелә.Ул авылга килеп, кибетне карый. Кыска ялганыштан янгын чыкмый, төтенләү белән туктала. Авылда вакытта инспекторга мәктәптә укучы үсмер һәм укытучы арасында конфликт чыгуын хәбәр итәләр. Әйтелгән адрес буенча баргач, ул үсмернең исерек хәлдә укытучыны һәм күршеләрен үтерү һәм өйләренә ут төртү белән янаганлыгын ачыклый. Үсмернең әтисе белән сөйләшү вакытында өйдән балта күтәргән үсмер үзе килеп чыга һәм, «чабып үтерәм», дигән сүзләр белән инспекторга таба килә башлый. Аның туктарга, балтасын ташларга кушуына игътибар итми, инспектор берничә тапкыр кисәтүәгә карамастан, аңа якынлашуын дәвам итә. Табель коралын кулланырга мәҗбүр булачагын әйтүе, кисәтеп, һавага атуы да туктатмагач, инспектор үсмернең аягына төзәп ата һәм эч тирәсен яралый. Үсмергә беренче ярдәм күрсәтелә, ул район үзәк хастаханәсенә озатыла.

Редакциядән:

Без үсмернең хәле белән кызыксынып, район үзәк хастаханәсенә шалтыраттык. Тик хирургия бүлегеннән, без чит кешеләргә мәгълүмат бирмибез, дип комментарийлардан баш тарттылар. Авыл фельдшеры белән элемтәгә кергәч, ул түбәндәгеләрне әйтте:

- Мин үсмергә берече ярдәм күрсәттем: ярасын чистаттым, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны басучы куол ясадым. Ярасы зур түгел, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Үсмернең укытучысы аның үзенә ни сәбәпле сугуын аңламый. Аның белән тавышлануын кире кага.

Кеше арасында имеш-мимешлә тиз тарала бит ул. Күтәмәледә халык урамга чыгарга курка икән, дигән сүзләр килеп ишетелде. Без район эчке эшләр бүлеге белән элемтәгә кереп, бу мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорадык. Авылда хәлне контрольгә алдык, куркырлык бер сәбәп тә юк, диделәр алар.

Шулай ук укыгыз:

Күтәмәледә булган вакыйганы күзәтү дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев