САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Исереклек яхшылыкка илтми, ди тикшерүче

Балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең ел саен арта баруы - Россия җәмгыятенең төп проблемаларының берсе. Районда балигь булмаганнарның җинаятьләре белән берничә төрле структура шөгыльләнә, шул исәптән - ТР буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге. Бүлек тикшерүчесе Фәрит Насыйбуллин белән шушы темага әңгәмә кордык. - Фәрит...

Балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең ел саен арта баруы - Россия җәмгыятенең төп проблемаларының берсе. Районда балигь булмаганнарның җинаятьләре белән берничә төрле структура шөгыльләнә, шул исәптән - ТР буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге.
Бүлек тикшерүчесе Фәрит Насыйбуллин белән шушы темага әңгәмә кордык.
- Фәрит Фәгыймович, үзегез тикшергән аеруча истә калган берәр җинаять турында сөйләп китмәссез микән?
- Июнь азагында 1998 елгы Н. үзенең иптәшләре белән Әлмәт шәһәреннән Җәлилгә таныш кызлары янына килә. Әзрәк сөйләшеп утырганнан соң, кибеттән сыра алып чыгып эчәләр. Аннан төне буе урам буенча йөриләр. Иртән, сәгать 5 белән 7 арасында, Н. күпфатирлы йортның беренче катында ачык тәрәзәле балкон күрә. Шунда Н.да балкон аша фатирга кереп, аннан нәрсә дә булса урлау нияте туа. Җирдә яткан ишекне балконга сөяп, ул фатирга үтеп керә. Фатир хуҗалары йоклап яткан була. Н. телевизор яныннан пакетка салынган кошелек һәм документларны алып, кире балкон аша чыгып китә.
- Каракны көнендә кулга алалармы?
- Әйе, балконнан сикергәндә, фатир хуҗасы аның джинс шортыдан булганын күреп кала. Ул хатынын уята һәм алар югалган әйберләрне барлыйлар. Аннан хатыны полициягә шалтырата, ә ире балконга тәмәке тартырга чыгып китә. Шул вакыт ишек алдында басып торучы 14-15 яшьләр тирәсендәге егетне күреп ала һәм каракны таный. Фатир хуҗасының улы үсмерне куып тотып, өйләренә алып кайта. Башта хуҗалар, аннан килгән полиция хезмәткәре тәрәзә төбендә калган табан эзе белән егетнең кроссовка эзләрен чагыштырып, аларның тәңгәл килүен ачыклыйлар. Җинаятьче кулга алына.
- Бу җинаятьнең сәбәбе нәрсәдә, дип уйлыйсыз, бәлки, мохтаҗлыктыр?
- Сәбәп - алкогольдә. Н. яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән, призлы урыннар да күп алган. Ләкин, әнисе сүзләре буенча, начар компания белән бәйләнә һәм спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Җинаять кылган вакытта да ул исерек була.
- Суд бу эш буенча нинди хөкем чыгарды?
- Сарман районы суды Н.ны, балигъ булмау сәбәпле, ел ярым шартлы хөкемгә тартты. Хөкеме бик кырыс түгел, әлбәттә, ләкин Н.ны киләчәктә хокук саклау органнарына, хөкүмәт хезмәтенә алмаячаклар. Күп кенә коммерция структуралары да моңа бик зур игътибар бирә һәм хөкемгә тартылган кешеләрне эшкә алмый.
Сүз уңаеннан
Балигъ булмаган балалар һәм аларны яклау комиссиясенең баш белгече Айгөл Мәхмүтова хәбәр итүенчә, 2011 нче елда балалар катнашында - 12, 2012 нче елда - 9, ә 2013 нче елда бары тик 3 җинаять эше генә теркәлгән. Шуны әйтеп китәргә кирәк, бу елның өч җинаяте дә Сарманга башка районнан килгән яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев