САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Исерек килеш руль артына утырма

Күптөрле чараларга карамастан, исерек килеш руль артына утыру, автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка транспорт чараларын йөртү, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәү нәтиҗәсендә булган һәлакәтләр саны кимеми. Юллардагы бу хәлләрне көйләү максатыннан, республиканың ЮХИДИ идарәсе махсус күрсәтмә чыгарды. Ел башыннан район территориясендә 45 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 10 кешенең гомере өзелде, 73...

Күптөрле чараларга карамастан, исерек килеш руль артына утыру, автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка транспорт чараларын йөртү, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәү нәтиҗәсендә булган һәлакәтләр саны кимеми. Юллардагы бу хәлләрне көйләү максатыннан, республиканың ЮХИДИ идарәсе махсус күрсәтмә чыгарды.
Ел башыннан район территориясендә 45 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 10 кешенең гомере өзелде, 73 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре - чамадан тыш тизлекне арттыру, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү. Мисал өчен, 12 юл һәлакәте тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыкты, аларда 3 кешенең гомере өзелде һәм 13е тән җәрәхәтләре алдылар; 6 юл һәлакәте транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә булды, 4 кешенең гомере өзелде, 10сы тән җәрәхәтләре алдылар. Мондый фаҗигаләрне киметү һәм булдырмау максатыннан, ЮХИДИнең район бүлекчәсе автотранспорт йөртүчеләрнең алкоголь куллану билгеләрен һәм автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырганнарны ачыклау буенча махсус профилактик чаралар үткәреп тора. Мондый рейдлар аена икешәр тапкыр уздырыла. Ел башыннан алып районда исерек килеш машина йөртүче 108 ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев