САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мошенникларның телефон буенча алдап шалтыратуларына ышанмаска чакыра. Идарәнең вазифаи затлары исемен кулланып, мошенниклар Интернетта яки басма матбугат чараларында эш эзләү турында белдерү урнаштыручыларга шалтыраталар һәм җитәкченең чит ил делегациясе белән очрашуында тәрҗемәче буларак хезмәт күрсәтүен сорыйлар, сәгатенә түләү күләмен, эш сәгатьләрен хәбәр итәләр....

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мошенникларның телефон буенча алдап шалтыратуларына ышанмаска чакыра. Идарәнең вазифаи затлары исемен кулланып, мошенниклар Интернетта яки басма матбугат чараларында эш эзләү турында белдерү урнаштыручыларга шалтыраталар һәм җитәкченең чит ил делегациясе белән очрашуында тәрҗемәче буларак хезмәт күрсәтүен сорыйлар, сәгатенә түләү күләмен, эш сәгатьләрен хәбәр итәләр. Көне килеп җиткәч, идарәнең машинасы ватылуны сәбәп итеп, такси яки җәмәгать транспорты белән килүен үтенәләр. Анда барганда, чит ил вәкилләренең телефоннарына акча салуларын сорап, тагын шалтыраталар (янәсе, үзләре янәшәсендә банкомат юк). Билгеле булган шундый алты шалтыратуның икесендә «эшкә чакырылган» студентлар номерлары күрсәтелгән телефоннарга 3000әр сум акча салганнар. Аларга Эчке эшләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итәргә кушылды.
Салым хезмәте идарәсе эшкә чакыру, идарәдә булачак чаралар турында хәбәрләрне Интернет-сайтында урнаштыра. Мошенниклар әллә нинди алдау юллары уйлап табалар. Шуңа күрә, нинди дә булса карарга килгәнче, бар ягын да ныклап уйларга, идарәнең рәсми телефоннарына шалтыратырга, хезмәттәшләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән киңәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев