САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
выборы

Зәкия апа күп сайлаулар үткәргәнен искә алды

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Шәйдуллина быел июнь аенда 101 яшен тутырды.

Гасыр чиген узса да, бик акыллы, зиһенле, яхшы хәтерле ул. Райондагы, республикадагы бар яңалыклардан, районда үткән чаралардан хәбәрдар ул. “Боларның барысын да каян беләсең?” - дип сораганнарга: “Мин бит “Сарман” гәҗитен укып барам, анда барысы турында да языла”, - дип җавап бирә. Газеталар укырга ярата, биш вакыт намазын калдырмый Зәкия апа. Сайлауларда үз тавышымны бирәсем килә. Өйгә килсәгез, яхшы булыр иде. “Үзем бара алмам инде, бераз аякларым авырта”, - дип, участок сайлау комиссиясе членнарын өенә чакырды ул.
- Гомерем буе актив булдым. Заманында сайлау комиссиясендә йөрдем, бер сайлаудан да калмадым, - ди ул.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев