Райондашлар сайлауларның әһәмиятле икәнен аңлыйлар.
Сарман гимназиясенең 2532нче сайлау участогы сайлаучысы Наилә Галләмова Президент сайлауларына зур дулкынлану белән килүен әйтте. “Киләчәгебезнең матур булуы өчен тавышымны бирәм,”- ди ул.
Участок әгъзалары әйтүенчә, сайлауларда иң активлары - өлкәннәр. Әлбәттә, яшьләр дә битараф түгел. Сайлау участогында президентлыкка кандидатлардан күзәтүчеләр дә эшләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз