СалаваTikлар белән саннар өйрәнәбез
Видео клипта «СалаваTik» төркеме башкаручыларыннан тыш, «Салаватик» балалар студиясе укучылары да катнаша.
"Салават күпере" журналының балалар өчен эшләп килүче «Салаватиклар белән өйрәнәм!» проектының икенче чыгарылышы бүген интернет киңлекләрендә дөнья күрде. Ул нәни тамашачыларны саннар белән таныштыра. «Саннар» җырына сүзләрне Гөлназ Гарипова-Дениз иҗат иткән булса, көен Руслан Әмиров язды.
«Журналыбызның февраль санында без укучыларны саннар иленә сәяхәткә чакырабыз. Әкияттә алар Сәидә исемле Салаватик белән бергәләп саннар иленә сәяхәт итәр, югалган Нуль цифрын эзләр, һәр санның кирәкле һәм мөһим икәнлеген аңлар. Тагын журналда саннар турында уеннар һәм хәтта лото да тәкъдим ителә.
Журналның арткы тышлыгында „Салаватиклар белән өйрәнәм“ проектының „Саннар“ җыры урын алыр. Ул журналда өйрәнелгән теманы төгәлләр һәм сабыйларга саннарны җырлап өйрәнергә ярдәм итәр», — ди «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
Видео клипта «СалаваTik» төркеме башкаручыларыннан тыш, «Салаватик» балалар студиясе укучылары да катнаша. Заһидуллина Мәдинә, Асылъяр Камалова һәм Гарифулина Хәятнең клип төшүдә беренче тапкыр катнашулары. «Беренче адымнары булса да, сабыйлар югалып калмады. Үзләренең осталыкларын күрсәтергә омтылды. Видеога төшкәндә, бер үк вакытта җырларга да, хәрәкәтләрне тигез кабатларга биергә дә кирәк. Башта, әлбәттә, кызларга җиңел булмады. Тик камерага тиз ияләштеләр. Салаватиклар мәктәбе дәресләрендә алган белемнәр съемка вакытында файдасы тими калмады. Афәрин, балалар», — ди «СалаваTik» проекты режиссеры Гүзәл Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев