САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча халык белән эшне көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча халык белән эшне көчәйтергә кушты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде. Аңа янгыннарга бәйле вазгыять турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, кичә Тукай районында бер йортта янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе — балалар.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга кушты. Шул ук вакытта, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирүнең әһәмиятен искәртте.

Татарстан Рәисе шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын һәм волонтерларны кисәтү чараларына җәлеп итәргә кушты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/rostam-minnexanov-yangyn-kurkynycsyzlygy-buenca-xalyk-belan-esne-kocaiterga-kusty-5872555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев