САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Т.Ларионова мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумына карата кызыксыну зур булуын әйтте

4-7 сентябрьдә узачак форумда Россиядән һәм чит илләрдән 189 белгеч катнашачагы билгеле.

4-7 сентябрь көннәрендә Казанда мәдәниара диалог буенча “Цивилизацияләр диалогы” ЮНЕСКО форумы узачак.  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова “Татар-информ” агентлыгында форумга багышланган матбугат конференциясендә бу әһәмиятле чарага карата кызыксыну зур булуын билгеләп узды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев химаясе астында узачак бу чарада тарихи, мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләре дә күтәреләчәк.

Татьяна Ларионова бер ел элек Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборының ЮНЕСКО исемлегенә кергәнен искәртте. “Успение соборына сертификатны ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тапшырган иде. Бу көнне Ирина Бокова Минтимер Шәймиевка тагын бер сертификат бирде. Ул ЮНЕСКОның мәдәниара диалог буенча махсус илчесе турында сертификат. Бу вакыйга бөтен Россия Федерациясе өчен әһәмияткә ия. Илче статусы – ул югары статус”, - дип Татьяна Ларионова Минтимер Шәймиевне кертеп, бөтен дөньяда илчеләр саны барлыгы 12 кеше булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, махсус илчеләрнең юнәлешләре төрле – мәдәниара диалогтан тыш, кемдер база югары белеме, кемдер мәдәни дипломатия, кемдер дөнья мәнфәгатьләрендә фән, татулык һәм дуслык, гыйлем тарату өчен җавап бирә.

Бер ел элек мәдәниара диалог буенча форум әзерләрбез, дип сөйләшкән идек. Мәдәниара диалог – ул тарихи, мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләре. Татарстан Россиядә алдынгы территорияләрнең берсе”, - дип, ул Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән 29 объектның өчесе Татарстанда булуын әйтте.

Реклама

 

“Бу форумга карата кызыксыну зур. Бигрәк тә, мәдәни мирас, мәдәниара багланышлар белән шөгыльләнүче халыкара экспертларда”, - диде Татьяна Ларионова. Ул 189 кешенең форумда катнашуы расланганын белдерде. Чит ил вәкилләре 64 кешене тәшкил итә. “Әле һаман күп кенә төбәкләрдән, БДБ илләреннән катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итәләр”, - диде ул.

 Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнеско татаьяна ларионова

2
X