САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә

Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркемен җитәкли.

120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырылган утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Торак һәм иҗтимагый урыннар белән бәйле илкүләм проект – иң масштаблы һәм катлаулы проектларның берсе. Бүген торак алуда төп механизм – ипотека. Әмма процент ставкасы арту сәбәпле аңа ихтыяҗ кимергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.

ТР Президенты искәрткәнчә, торак төзелеше социаль инфраструктураны үстерүне таләп итә. «Без халыкны мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр белән тәэмин итәргә тиеш, ә моңа зур акчалар кирәк. Әлеге бурычларны комплекслы төстә хәл итү өчен безнең илкүләм проектны башка федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән берләштерү зарур. Тиешле база булдыру һәм төзелештә шундый күләмнәргә ирешү өчен якынча 2-3 ел вакыт таләп ителәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Татарстанда Россия Дәүләт Советының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру мәсьәләләренә багышланган Президиум утырышы уза. Эшче төркемне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X