САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч” юл хәрәкәте яшь инспекторлары бәйгесе узачак

Финалда Россия төбәкләренең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтү нигезләрен белүдә көч сынашачак.

3-10 июнь көннәрендә Казанда 38нче “Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесе үтәчәк. Ул Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 340 бала катнашачак. Һәр төбәкнең командасы дүрт баладан – ике малай һәм ике кыздан тора.

Казан булачак бәйге финалына балалар белән төбәкләрдән ЮХИДИ һәм белем бирү оешмаларының 170 вәкиле дә килә. Бәйгедә катнашучылар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең кунак йортларында урнашачак.

Бәйге шәхси зачетта дүрт станцияне үз эченә ала: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү”, “Автошәһәрчек” һәм “Велосипедта фигуралы йөрү”.

Команда ярышлары ике станциядә узачак: “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” һәм “Бергә – юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы өчен” иҗади этабы.

Реклама

Барлык этаплар да “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә үтәчәк.

Бу бәйгенең Россиякүләм этабы Татарстанда ике тапкыр оештырылган иде инде: 1986 елда һәм 2006 елда.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/28/187034/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X