САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Эльмира Зарипова алимент түләмәгән өчен җәзалар турында сөйләде

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент түләмәгән очракта нинди җәзалар бирелергә мөмкин булуы турында аңлатты.

“Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 нче маддәсе буенча, ата-аналар үз балаларын тәрбияләп торырга тиеш. Кызганыч ки, кайвакыт ата-аналар балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәми, алиментларын вакытында түләми. Әгәр ата-аналар алимент түләми икән, аларны судка тарталар. Суд карары буенча, ата-анадан алимент түләттерелә башлый. Ул бер балага хезмәт хакының дүрттән бер өлеше, ике балага өчтән бер өлеш, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ярты хезмәт хакы күләмендә. Бүгенге көндә республикада алимент буенча бурычлар 3 млрд сумнан артып китә”, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Аның әйтүенчә, шул ук вакытта бу проблема буенча бик зур эш алып барыла. “Республикада аерым комиссия эшли. Аны Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли. Бу комиссиядә прокуратура, социаль хезмәт, эш белән тәэмин итү, суд приставлары органнары вәкилләре бар. Август аенда 16 млн сумнан артык бурыч капланды. 43 кеше Җинаять кодексы буенча җаваплылыкка тартылган, 146 кешегә карата административ беркетмә төзелгән”, - диде министр.

Реклама

Эльмира Зарипова, суд приставы белән бергәләп, һәр айның беренче сишәмбесендә аерым кабул итү үткәрелүен әйтте. “Анда алиментларны түләттерү буенча мөрәҗәгать итү, судка документлар җыю, судка гариза язу тәртипләрен өйрәтәбез. Әйтик, кулда суд карары бар икән, ләкин аның буенча алиментлар түләнмәсә, шул вакытта нишләргә. Кызганыч, алиментларны күбесенчә ир-атлар түләми, шунлыктан хатын-кызларга балаларны үстерү, тәрбияләү өчен закон буенча нинди юллары бар – шуңа өйрәтәбез. Бу, кагыйдә буларак, социаль яктан аз керемле категорияләр”, - дип билгеләп үтте министр.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент эльмира зарипова җәза

2
X