САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла

Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.

Бүген, 6 июльдә, футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында була. 17.00 сәгатьтән «Казан-Арена» стадионы янында машиналар хәрәкәте ябыла. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге режим төнге бергә кадәр гамәлдә булачак.

Тамашачылар стадионга уен башланырга өч сәгать алдан, 18.00 сәгатьтә үк керә ала. Оештыручылар матчка иртәрәк килергә киңәш итә. Җанатарларны контроль-үткәрү пунктларында җентекләп тикшерәчәкләр.

Уенны тамаша кылу өчен үзең белән билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш. Матч узган көнне стадионда билет сатып алып булмый. Казанда билет сату үзәге Кремль яр буе, 5нче йорт адресы буенча урнашкан.

Бүгенге Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Татарстан башкаласында мундиальнең соңгы уены булачак. Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары финалга чыгу өчен көч сынашачак. Уен Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.

Реклама

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X