САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Якташыбыз Нияз сынатмый

Армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез туган якларыннан еракта да сынатмыйлар. Аларның командирларыннан әтиәниләре исеменә Рәхмәт хатлары килә. Аның чираттагысы - Кәүҗияк авылында яшәүче Наҗия һәм Фоат Фатыйховларга. - Сезнең улыгыз Нияз Фатыйхов хәрби хезмәтне безнең частьтә үтә. Ул сугышчан техниканы тырышып үзләштерә, инициативалы, үз-үзенә таләп- чән. Аңа хас сыйфатлар...

Армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез туган якларыннан еракта да сынатмыйлар. Аларның командирларыннан әтиәниләре исеменә Рәхмәт хатлары килә. Аның чираттагысы - Кәүҗияк авылында яшәүче Наҗия һәм Фоат Фатыйховларга.

- Сезнең улыгыз Нияз Фатыйхов хәрби хезмәтне безнең частьтә үтә. Ул сугышчан техниканы тырышып үзләштерә, инициативалы, үз-үзенә таләп- чән. Аңа хас сыйфатлар булуын, хәрби бурычына геләп үтәргә мөмкин. Сез улыгыз - Ватанның лаеклы сакчысы белән горурлана аласыз, - диелгән аның командиры кул куйган хатта.

Нияз Фатыйхов Кәүҗияктә тугызъеллык мәктәпне тәмамлагач, Сарман аграр көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерә. Спорт белән шөгыльләнә, көллиятнең волейбол командасында уйный. Аннан соң армия сафларына алына. Ульяновск өлкәсендә алты ай өйрәнүләр үткәннән соң, аны Приморье краеның Уссурийск шәһәренә җибәрәләр. Кытай чигенә урнашкан бу шәһәр белән безнең арада -җиде сәгать аерма.

- Телефоннан сөйләшеп торабыз. Зарланмый, хезмәтеннән канәгать, - ди Наҗия ханым. - Әйбәт кенә барып урнаштык, туклану, гомумән, барысы да яхшы, - ди Нияз үзе дә.

Ниязның хезмәт урынында Татарстан егетләре булмаса да, татар егетләре бар икән. Сагынуы да бардыр. Туганнан алып егет булып җиткәнчегә ка дәр гомер кичергән туган як, туганнары моңарчы чит-ят җирләргә аяк басмаган егетне сагындырмыймы соң инде!

Туган якларына кайткач, Нияз укуын дәвам итәргә тели. Без аңа хезмәтен уңышлы тәмамлап, исән- сау әйләнеп кайтуын, барлык матур хыяллары чынга ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев