САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Ул булдырмаган эш юк

Янгын күзәтчелеге дознавателе, эчке эшләр майоры Лилия Җәмил кызы Гулумованың тормыш һәм хезмәт юлы уңышлардан гына тора, дисәк, арттыру булмастыр. Куҗак авылында Җәмил абый белән Нәбирә апаның үрнәк гаиләсендә алтынчы бала булып туып-үскән кыз Иске Минзәләбаш мәктәбен гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мәктәптән соң, партия чакыруы буенча, бер ел «Корыч...

Янгын күзәтчелеге дознавателе, эчке эшләр майоры Лилия Җәмил кызы Гулумованың тормыш һәм хезмәт юлы уңышлардан гына тора, дисәк, арттыру булмастыр. Куҗак авылында Җәмил абый белән Нәбирә апаның үрнәк гаиләсендә алтынчы бала булып туып-үскән кыз Иске Минзәләбаш мәктәбен гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мәктәптән соң, партия чакыруы буенча, бер ел «Корыч кул» колхозында исемле (үзенә атап кайтартылган) «Т-4» тракторында эшли. Эштә макталып, исеме район газетасы битләрендә чыга. Аннан Кама политехника институтында автомобиль хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге буенча белем ала. Анда да яхшы укый, 1978 нче елда -Тольяттида, 1988 нче елда Мәскәүдә олимпиадаларда призлы урыннар яулый.
Тормыш иптәше Линар белән бер малай үстерәләр. Раил хәзерге көндә Казан Федераль университетында физкультура һәм спорт бүлегендә 5 нче курста укый, Президент стипендиаты. Бадминтон белән мавыга, ярышларда призлы урыннар ала.
Лилия Җәмиловна озак еллар 32 нче янгын частендә эшләде. Намуслы хезмәте өчен «За отличие в службе» медале белән бүләкләнде, күп мәртәбәләр «Татнефть» ААҖ объектларын саклау буенча иң яхшы инженер исеменә лаек булды. Частьнең җәмәгатьчелек советын җитәкләде. Бу елларда часть үзешчәннәре республика бәйгеләрендә призлы урыннар алып килде. Ул үзе баянда уйный, җырлый, шигырьләр яза. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе члены. Лилия 27 ел - машина руле артында, район һәм республика күләмендә уздырылган «Автоледи» конкурслары призеры.
Хезмәттәшебезне һәм барлык райондашларны Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа ел бәхет-шатлыклар, сөенеч тулы көннәр генә алып килсен, имин тормышларда, муллыкта яшәргә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X