САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сәхнәдә – 60 ел

Фәрхетдиновлар хакында чын мәгънәсендә "авылның мәдәни элитасы" дияргә була. Габделхай абый белән Фәния апа да бәхет эзләп читкә китмәгәннәр, аны шушында тапканнар. "Кайда таныштыгыз?" - дип сорамадык, җырлы-моңлы ике йөрәк бер-берсен озак эзләмәгәннәрдер. Шулай да Саклаубаш белән Кәүҗияк - икесе өчен дә бердәй якын, кадерле. Габделхай абый Саклаубашта туып үссә,...

Фәрхетдиновлар хакында чын мәгънәсендә "авылның мәдәни элитасы" дияргә була. Габделхай абый белән Фәния апа да бәхет эзләп читкә китмәгәннәр, аны шушында тапканнар.
"Кайда таныштыгыз?" - дип сорамадык, җырлы-моңлы ике йөрәк бер-берсен озак эзләмәгәннәрдер. Шулай да Саклаубаш белән Кәүҗияк - икесе өчен дә бердәй якын, кадерле. Габделхай абый Саклаубашта туып үссә, Фәния апа - Кәүҗияктән. Габделхай абыйның әнисе дә шушы авылда буй җиткергән. Алга китебрәк булса да, әйтик, хәзер Фәния апа белән Габделхай абыйның кызлары шушы авылга килен булып төшеп, биредә гомер кичерә.
Мәдәни уку йортлары бетермәсә дә, заманында Габделхай абый Саклаубашны гөрләтеп тота. Ул оештырган театр "Халык театры" исемен ала, күп еллар сәхнәләрдән төшми, җиңүләр яулый. Смотр-конкурсларда "Тукай" совхозы үзешчәннәре унике ел буе район күләмендә беренче урынны ала. Габделхай абый мәдәни чараларны оештыручы да, алып баручы да, нәфис сүз белән ямьләндерүче дә була.
- Мин әле җырлыйм да. Улларыма, кызыма, оныкларыма бу сәләт иң элек миннән күчкән, - ди, ярымшаяртып, авылның беренче биючеләреннән булган Фәния апа, җырлау турында сүз кузгаткач.
Гомер буе балалар бакчасында хезмәт куйса да, кичләрен Габделхай абый, кызы Ләйсән, уллары Ришат белән Нәркизне оештырып-җыештырып клубка алып чыгып китәргә дә көч таба ул. Ә 1991 нче елда Фәрхетдиновлар III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә җиңү яулыйлар һәм ТССР Мәдәният министрлыгы бүләгенә ия булалар. Сәнгатькә мәхәббәт оныкларга да күчә: Рияз, Дияз, Аяз, Адел, Ләйсәннең балалары Илназ, Айзат, Алсу да җырлыйлар, сәхнәләрне тутырып бииләр.
Габделхай абый күптән инде лаеклы ялда булса да, аңа бүген дә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр. 60 ел сәхнәдә үткән гомеренә, шулай итеп, тагын сәнгатькә багышланган көннәр өстәлә. Ә аның бит әле күпләрне сокландырган сәләте, таланты моның белән генә чикләнми. Габделхай абый буш вакытларында бик матур картиналар иҗат итә, агачтан сырлап, сәгатьләргә тышлар да ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев