САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сезнең исем белән, укытучым

Гомер дигәннәрең сизелми дә үтә икән. Инде Сарман урта мәктәбе бусагасыннан атлап чыкканга да 26, ә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлауга 20 ел узган да киткән ләбаса. "Тормыш" дигән үзенчәлекле калын китапны укып, кабат-кабат уйланасың: күпме авыр һәм шул ук вакытта якты, матур хисләр кичерелгән, кайгы-югалтулар һәм бәхетле, шатлыклы мизгелләр...

Гомер дигәннәрең сизелми дә үтә икән. Инде Сарман урта мәктәбе бусагасыннан атлап чыкканга да 26, ә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлауга 20 ел узган да киткән ләбаса. "Тормыш" дигән үзенчәлекле калын китапны укып, кабат-кабат уйланасың: күпме авыр һәм шул ук вакытта якты, матур хисләр кичерелгән, кайгы-югалтулар һәм бәхетле, шатлыклы мизгелләр дә җитәрлек булган…
Үзем сайлаган, яраткан һөнәрем буенча хезмәт юлымны Чукмарлы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе булып башлап җибәргән идем, ә аннан соң - Сарман гимназиясе… Инде иң беренче укучыларым да күп балалы, күркәм, тату гаиләләр булып яшәп яталар. Мәктәбебезне алтын, көмеш медальләргә, югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаучылар да шактый. Мәктәптә укыган дәвердә дә күпмесе үзләрен талантлы, хезмәт сөючән кешеләр итеп таныттылар: муниципаль тур гына түгел, республика олимпиадалары, конкурслары җиңүче-призерлары булдылар. Болар - Р.Әхмәтгәрәева, Г.Хәмидуллина, Ф.Шәрипова, А.Хафизова, А.Әхмәдиева, Г.Гатиятуллина, Р.Вәлиева, И.Мөхәммәдиева, Г.Муфаррахова, А.Закиров, А.Хөснуллина. 2004 нче елдан башлап шушы көнгә кадәр укучыларым рус теленнән БДИларын уңышлы гына биреп килделәр, алар арасында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре - 80-90 һәм аннан да югарырак балл җыйганнары да байтак. Р.Әхмәтгәрәева, А.Шәрипова, Р.Хәбибуллина, А.Хөснетдинова, А.Һадиуллин, А.Әхмәдиева, Р.Галиуллин, Д.Андрианова, А.Закиров, А.Шәехов һәм башкалар - шундыйлар. Шунысы да зур куаныч: укучыларымның утыз дистәдән артыгы минем юлдан киттеләр. Ә иң мөһиме - чын кешеләр булып үстеләр.
"Тормыш китабы"мның укылган бүлекләренә янә әйләнеп кайтам да, мин бәхетле кеше икәнмен, дип тагын бер кат уйлап куям: матур, тату, районыбызда гына түгел, республикабызда да зур ихтирамга лаек булган педагоглар, бөтен гомерләрен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган, үзләрен аямыйча эшләгән Лена һәм Татарстанның атказанган укытучысы Сәел Зариповлар гаиләсендә туып үстем. Әти-әниләрем безгә - балаларына да, укучыларына да төпле белемле булулары, эш-гамәлләре белән үрнәк булдылар. Үзләре күптән инде әти-әни булган укучылары күңелендә аларга карата бүген дә рәхмәт хисләре саклана. Әниебезгә үз итеп эндәшәләр, хәлләрен белешеп торалар, кирәк икән, киңәшкә дә киләләр. Үзе эшләгән аграр көллият коллективы өчен дә ул - хөрмәтле кеше. Бәйрәмнәргә, төрле чараларга чакырып торалар, рәхмәт аларга.
Апам Чулпан хәзерге көндә Сарман гимназиясендә балаларны инглиз теле серләренә өйрәтә, тырышып, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Балаларыбыз да йөзгә кызыллык китермәскә, яхшы укырга, уңышлы булырга, алга карап яшәргә тырышалар.
"Тормыш китабы"мның мәңге онытылмаслык, якты, матур хатирәләргә бай булган балачагым, мәктәбем, сыйныфташларым, иң гүзәл сыйфатларга ия булган укытучыларым турындагы бүлекләре күңелемә уелып кереп калган… Балаларым белемле, тәрбияле булсыннар дип, көнне төнгә ялгап хезмәт куйганнар, күпме йокысыз төннәр кичергәннәр безнең мөгаллимнәребез! Беренче адымнарымны ясаганда, ярдәм кулы сузган беренче укытучыларым Гүзәл Салиховна, Розалия Мәхмутовна, Нурия Миргасыймовна, 5-8 нче сыйныфларда безне үз канаты астына алган, дөрес тәрбия биргән класс җитәкчебез Земфира Әбеловна, 9-10 нчы сыйныфларда, балаларны аермыйча, туры сүз белән тәрбияләгән Рәис Әхмәдиевич, фән укытучыларым Әзһәрия Салихҗановна, Гөлсинә Сабировна, Әлфия Ирековна, Нәсимә Гыйльмановна, Флера Зәйниевна, Рәис Шакирҗанович, Фәрит Газыймович һәм Рәзинә апа Сафиннар, Равил Зарифович, Энҗе Гатуфовна һәм Мисбах абый Рамазановлар (кемнәрнедер атап бетерә алмасам, гафу итегез) минем күңелемдә әле дә тирән эз калдыручы остазларым булып сакланалар. Төпле белем, яхшы тәрбия бирүегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт, барыгыз алдында да баш иям, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Бу гүзәл затлар арасыннан бакый дөньяга күчкән кадерле әтием Сәел Габделәхәт улы, Розалия Мәхмүт кызы, Энҗе Гатуф кызы, Мисбах абый Рамазановларның изге рухларына рәхмәтләрем хәер-догалар булып барып ирешсә иде дә, урыннары җәннәттә булса иде.
Шушы исемнәр арасында күңелгә уелып калган иң кадерле укытучыларымның тагын берсе - йөрәгемнең иң түрендәгесе, яраткан укытучым, остазым, тормыш маягым, бөек Пушкин теленә мәхәббәт уята алган, хезмәтемне сайларга этәргеч биргән кешем - Мөслимә Зәкиевна Миннибаева. Ул үткәргән тирән эчтәлекле, тормышчан, тәрбияви дәресләр бүгенгедәй хәтеремдә. Укытучымның тормыш иптәше, гаиләсе, балалары, бихисап көндәлек мәшәкатьләре да бар, борчу-сагышлары, проблемалары да булмый калмагандыр, әмма ул безгә - укучыларына да бөтен барлыгын бирә алды. Шунысы да игътибарга лаек - аның дәресләренең барысы да ачык иде. Мөслимә Зәкиевнаның тел байлыгына, тәмле итеп сөйләвенә, йомшак тавышына таң калып, авызына гына карап утыра, ничек итеп әдәбият иленә сәяхәт кылганыбызны сизми дә кала идек. Шушы кадәр оста, тирән белемле, шул ук вакытта таләпчән педагог укучысы булуым белән мин бик горурланам. Алай гына да түгел, ул һәрберебезнең күңеленә ачкыч табып, якын килеп эшли, укучыларын шәхес итеп күрә һәм тәрбияли белде. Укытучымны районыбызда гына түгел, республикабызның югары уку йортларында, Мәгариф министрлыгында да яхшы беләләр, ихтирам итәләр.
Ай башында район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан зур тантана үткәрелгән иде. Без, Сарман гимназиясе кызлар вокаль ансамбле, укытучыларны җыр аша кайнар котладык. Сәхнәгә чыккач, залда утыручы кунаклар арасыннан кинәт кенә якын, җылы карашны тоеп, укытучымның нурлы йөзен күреп алдым. Кычкырып дәшәсем килде: "Укытучым, мин Сезне онытмадым, мин Сезне яратам!" Әмма музыка агылды да агылды. Бу җырымны мин Сезгә багышладым, кадерле укытучым Мөслимә Зәкиевна! Тормыш, хезмәт юлымның башында әти-әниләрем һәм Сез торасыз. Нинди генә уңышларым булса да, бу - Сезнең дә уңышлар, Сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сез безне кешелекле, гадел, намуслы булырга, үз йөзеңне югалтмаска, бернигә карамыйча, горур булып калырга, белемгә омтылырга, хезмәт сөяргә өйрәттегез. Сезгә нинди генә җылы сүзләр әйтсәм дә, аз булыр кебек. Ходай Тәгалә Сезне һәм барлык укытучыларымны сәламәтлектән аермасын, кайгы күрми, шатлык-куаныч белән генә гомер итсәгез иде.
РӘСЕМДӘ: Мөслимә Зәкиевна дәрес вакытында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев