САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман журналисты Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт иткән

Ра­йон жур­на­лис­ти­ка­сы тор­мы­шын­да Ра­вил абый Гый­ма­ди­ев исе­ме ае­рым урын би­ләп то­ра. Юк­ка гы­на аны, ра­йон жур­на­лист­ла­ры­ның "а­та­сы", дип ата­мый­лар­дыр. Күп­ме бу­ын аның янә­шә­се­ндә эш­ләр­гә өй­рән­де, аның күр­кәм сый­фат­ла­рын үзен­дә бул­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Ул кай­да гы­на, нәр­сә ге­нә эш­лә­мә­сен, һәр­ва­кыт тө­гәл­ле­ге, яз­ма­ла­ры­ның факт­лар­га бай, га­ять эч­тә­лек­ле һәм кы­зык­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды....

Ра­йон жур­на­лис­ти­ка­сы тор­мы­шын­да Ра­вил абый Гый­ма­ди­ев исе­ме ае­рым урын би­ләп то­ра. Юк­ка гы­на аны, ра­йон жур­на­лист­ла­ры­ның "а­та­сы", дип ата­мый­лар­дыр. Күп­ме бу­ын аның янә­шә­се­ндә эш­ләр­гә өй­рән­де, аның күр­кәм сый­фат­ла­рын үзен­дә бул­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Ул кай­да гы­на, нәр­сә ге­нә эш­лә­мә­сен, һәр­ва­кыт тө­гәл­ле­ге, яз­ма­ла­ры­ның факт­лар­га бай, га­ять эч­тә­лек­ле һәм кы­зык­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Го­му­мән, га­зе­та­га әзер­лән­гән ма­те­ри­ал, яки чө­ген­дер ба­су­ын­да бү­лен­гән рәт ара­сын эш­кәр­тү бул­сын­мы - ба­ры­бер, үзе әйт­меш­ли, "е­фәк бе­лән чик­кән ке­бек" итә иде.

Равил абый армия сафларында Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт итә. Парашюттан сикергәндә, бер мең метр би­ек­лек­тән рә­хәт­лә­неп янә­шә очып, "Зө­ләй­ха"­ны җыр­лап җир­гә аяк бас­а алар. Кос­мик ко­рабль­дә очар­га хы­ял­ла­нып, Мәс­кәү­гә хат­лар яз­ган Фә­нис абый бе­лән, ул тур­ник­тан егы­лып тө­шеп им­гән­гәч, юл­лары ае­рыл­а Равил абыйның.

Тик кызыклы вакыйгалар һаман килеп чыгып тора. 1961 ел­ның 12 ап­ре­лен­дә Юрий Га­га­рин ида­рә­сен­дә­ге "Вос­ток" ко­раб­ле кос­мик очыш яса­ганда, ха­лык бе­рен­че кос­мо­навт­ның үзен кү­рү бә­хе­те­нә дә иреш­ә. Га­га­рин Ил-18 са­мо­ле­тын­нан тө­шеп, кы­зыл ке­ләм җә­ел­гән юл­дан ки­леп, Дәү­ләт Ко­мис­си­я­се рә­и­се­нә ра­порт бир­гән­дә, Равил абый бик нык гаҗәпләнә. Чөнки Гагарин Равил абый хезмәт иткән частьта сынаулар үткән була. Равил абыйның кулын кысып, рәхмәтләр әйткәне дә булган аның...

Реклама

Равил абый белән әңгәмәне газетабызның 30 октябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X