САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман районының Юлтимер авылында - 84 елдан соң очрашу

Бүген Юлтимер авылында - истәлекле очрашу. Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче якташыбыз - биш-алты яшьлек малай чагыннан әти-әнисе белән туган авылыннан чыгып киткән, сугыш ветераны, бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган, Астана шәһәренең һәм Казахстан Республикасының почетлы ветераны, отставкадагы полковник Мөхәммәтшин Әзһәр Динмөхәммәт улы 84 елдан соң туган туфрагына аяк басты. Кайтуга...

Бүген Юлтимер авылында - истәлекле очрашу. Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче якташыбыз - биш-алты яшьлек малай чагыннан әти-әнисе белән туган авылыннан чыгып киткән, сугыш ветераны, бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган, Астана шәһәренең һәм Казахстан Республикасының почетлы ветераны, отставкадагы полковник Мөхәммәтшин Әзһәр Динмөхәммәт улы 84 елдан соң туган туфрагына аяк басты. Кайтуга ук, туганнары белән генә түгел, якташлары белән дә очрашты, сугыш хатирәләрен искә алды, тормышы белән таныштырды.

- Гомер буе туган якларыма кайту хыялы белән яшәдем, - ди ветеран, тәэсирләре белән уртаклашып. - Чиксез шатмын: башкарырга теләгән ике мөһим эшемне дә тормышка ашырдым - хатынымның каберенә истәлек тактасы куйдырдым һәм туган ягыма кайттым.

Ветеран турындагы тулырак язманы газетаның 23 июль санында укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X