САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман районында атна шәхесләре билгеле булды

Гомәр Миңнегалиев Аның куй­ган хез­мәт­лә­ре күп. Кор­маш авы­лы хал­кы үзен юк­ка гы­на күп мәр­тә­бә­ләр авыл со­ве­ты де­пу­та­ты итеп сай­ла­ма­ган­дыр. Ра­йон Со­ве­ты­на сай­лан­ган елы да бу­ла. Го­мәр абый авыл­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ка­һар­ман­на­ры ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл сал­ды­ру­да, мед­пункт бул­ды­ру­да, зи­рат­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­дә баш­лап йө­ри. Гай­нет­ди­нов Са­бул, Дин­мө­хәм­мә­тов Ни­яз, Хи­са­ми­ев Мир­за­һит бе­лән бер­гә авыл­да...

Гомәр Миңнегалиев

Аның куй­ган хез­мәт­лә­ре күп. Кор­маш авы­лы хал­кы үзен юк­ка гы­на күп мәр­тә­бә­ләр авыл со­ве­ты де­пу­та­ты итеп сай­ла­ма­ган­дыр. Ра­йон Со­ве­ты­на сай­лан­ган елы да бу­ла. Го­мәр абый авыл­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ка­һар­ман­на­ры ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл сал­ды­ру­да, мед­пункт бул­ды­ру­да, зи­рат­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­дә баш­лап йө­ри. Гай­нет­ди­нов Са­бул, Дин­мө­хәм­мә­тов Ни­яз, Хи­са­ми­ев Мир­за­һит бе­лән бер­гә авыл­да тук­та­лып кал­ган Са­бан­туй бәй­рә­мен дә тор­гы­за­лар. Го­ме­ре буе элект­ро­мон­тер, ин­же­нер-элект­рик бу­лып эш­лә­гән ке­ше бу­ла­рак, авыл­да урам ут­ла­рын­да, су баш­ня­сы­ның эш­лә­вен­дә өзек­лек бул­га­ны юк.

Ул хез­мәт юлын 1957 ел­да кол­хоз­да баш­лый. Озак ел­лар "Сель­хозэ­нер­го" (соң­рак "Аг­роп­ромэ­нер­го") бер­ләш­мә­сен­дә эш­ләп, VI раз­ряд­лы элек­тро­мон­тер бу­лып ла­ек­лы ял­га чы­га. Эш­ләү дә­ве­рен­дә күпсан­лы Мак­тау кә­газь­лә­ре, кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лә­нә. Ул, сик­сән яшен ту­тыр­са да, әле бү­ген дә ярат­кан эшен­нән ае­ры­ла ал­мый - "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да учас­ток элект­ри­гы бу­лып эш­ли. Юби­лее уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән дә бү­ләк­лән­де.

Гөлнур Гайнемова

Ис­ке Имән авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Гөл­нур Гай­не­мо­ва­ны авыл хал­кы өчен "па­лоч­ка-вы­ру­ча­лоч­ка" ди­яр­гә бу­ла­дыр. Ул бер­кем­нең дә үте­не­чен аяк ас­ты­на сал­мый, ни­чек ит­сә итә, бар­лык го­зер­ләр­не үтә­ми­чә тук­та­мый. "Ке­ше­гә ях­шы­лык эш­ләр өчен ге­нә яра­тыл­ган без­нең Гөл­нур, - ди­ләр аның ту­рын­да хез­мәт­тәш­лә­ре. - Ка­би­нет­та бе­леш­мә­ләр би­реп ке­нә уты­ру - аңа ят нәр­сә".

Әле­ге ва­зи­фа­ны Гөл­нур 1995 ел­дан баш­ка­ра. На­мус­лы хез­мә­те өчен күп ке­нә Мак­тау кә­газь­лә­ре­нә ия бул­ган. Ул шу­лай ук ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты баш ЗАГС ида­рә­се­нең Мак­тау гра­мо­та­сы, 2010 ел­да ха­лык са­нын алу­да уңыш­лы эш­лә­гә­не өчен күк­рәк бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лән­гән.

"Атна шәхесе: чәршәмбедән чәршәмбегә" сәхифәсе ("Лица недели: от среды до среды"), исеменнән күренгәнчә, газетабызның һәр чәршәмбе санында яңартылып тора. Сезнең дә танышларыгыз арасында атна шәхесе булырдай кешеләр булса, безгә хәбәр итегез яки sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына язып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев