САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман районы егетләре Камал театрында уйныйлар

Безнең Сарман ягы талантларга искиткеч бай. Сәләтле яшьләр берсе артыннан икенчесе үсеп кенә торалар. Кичә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь артистлары драматург, режиссер Илгиз Зәйниев язган һәм куйган "Мәхәббәт FM" спектаклен күрсәттеләр. Спектакльдә Саклаубаш авылында туып, Татар Карамалысы авылында үскән үзебезнең егет...

Безнең Сарман ягы талантларга искиткеч бай. Сәләтле яшьләр берсе артыннан икенчесе үсеп кенә торалар. Кичә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь артистлары драматург, режиссер Илгиз Зәйниев язган һәм куйган "Мәхәббәт FM" спектаклен күрсәттеләр. Спектакльдә Саклаубаш авылында туып, Татар Карамалысы авылында үскән үзебезнең егет - Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты Ирек Кашапов та катнашты. Якташыбызның ролен шундый оста башкаруы белән горурланып, аңа чын күңелдән сокланып утырдык. Әле Татарстаныбызның йөзек кашы булган бу театрның директоры Илфир Якупов та безнең районныкы бит.

Тулырак материалны газетабызның чираттагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев