САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Ришат Гайнетдинов һәм Хан Вагыйзов

Ришат Гайнетдинов Ри­шат Гай­нет­ди­нов 1987 ел­да Яр Чал­лы шәһә­рен­дә ту­ып үсә. Мәк­тәп­тә укы­ган­да ук әти­се - ти­рә-як­та бил­ге­ле көрәш­че, күп Са­бан­туй­лар ба­ты­ры Ри­нат Гай­нет­ди­нов кул ас­тын­да кө­рәш неч­кә­лек­лә­ре­нә өй­рә­нә баш­лый. Ә ин­де мәк­тәп­не тә­мам­лап, юга­ры бе­лем ал­гач, яз­мыш аны "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры Яхъя Фәс­хет­ди­нов бе­лән оч­раш­ты­ра. Ин­де ме­нә бер­ни­чә ел...

Ришат Гайнетдинов

Ри­шат Гай­нет­ди­нов 1987 ел­да Яр Чал­лы шәһә­рен­дә ту­ып үсә. Мәк­тәп­тә укы­ган­да ук әти­се - ти­рә-як­та бил­ге­ле көрәш­че, күп Са­бан­туй­лар ба­ты­ры Ри­нат Гай­нет­ди­нов кул ас­тын­да кө­рәш неч­кә­лек­лә­ре­нә өй­рә­нә баш­лый. Ә ин­де мәк­тәп­не тә­мам­лап, юга­ры бе­лем ал­гач, яз­мыш аны "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры Яхъя Фәс­хет­ди­нов бе­лән оч­раш­ты­ра. Ин­де ме­нә бер­ни­чә ел ул аг­ро­фир­ма­да ин­же­нер бу­лып хез­мәт куя. Һәм, бил­ге­ле, кө­рәш бе­лән ма­вы­гу­ын да дәвам итә. Күп Са­бан­туй­лар­да, бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша. Шак­тый ел­лар рәт­тән ра­йон Са­бан ту­ен­да баш ба­тыр бу­лып ка­ла. Ә 2012 ел­да ул, Та­тарс­тан чем­пи­о­на­тын­да кат­на­шып, 85 ки­лог­рамм­лы кө­рәш­че­ләр ара­сын­да чем­пи­он исе­мен ала. Со­ңын­нан исә Рос­сия чем­пи­о­на­тын­да Та­тарс­тан да­нын як­лый, шулай ук чемпион булып кала. Ри­шат ра­йон де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­дә уз­ды­рыл­ган Са­бан­туй­лар­да да Та­тарс­тан өчен кө­рә­шә, аб­со­лют ба­тыр исе­мен бер­кем­гә дә бир­ми. Дүрт ел рәт­тән Маг­ни­то­горск шәһә­рен­дә уз­ды­рыл­ган бәй­рәм­нең дә баш ба­ты­ры бул­ды, Татарстанның спорт остасы.

Хан Вагыйзов

Түбән Әх­мәт авы­лын­да ту­ып-үс­кән су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Хан Ва­гыйзь улы Ва­гый­зов - гыйб­рәт­ле тор­мыш юлы уз­ган ке­ше­ләр­нең бер­се. Ка­таш Ка­ран җи­деел­лык мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач, кол­хоз­га эш­кә ки­лә ул. 1941 ел­ның ап­ре­лен­дә ар­мия саф­ла­ры­на алы­на. Су­гыш баш­ла­на. Төнь­як-көн­ба­тыш фрон­тын­да сугыша, ка­ты яра­ла­на. Си­гез ай­дан ар­тык гос­пи­таль­дә дә­ва­ла­на. Бе­рен­че груп­па ин­ва­лид бу­лып, ту­ган як­ла­ры­на кай­та. Баш­та - Яну­рыс авыл Со­ве­ты, ан­нан Тү­бән Әх­мәт­тә "Ди­на­мо" кол­хо­зы рә­и­се бу­ла. Ан­да эш­лә­гән­дә Мин­зә­лә ел­га­сын буып, ра­йон­да бе­рен­че гид­роэ­лект­рос­тан­ция тө­зү­дә кат­на­ша. Бе­раз­дан, ул чак­та­гы ди­рек­тор Яхъя Вә­ли­шин ча­кы­руы бу­ен­ча, МТС­ка ху­җа­лык бүле­ге мө­ди­ре бу­лып эш­кә ур­на­ша. Шун­да 38 ел хез­мәт ку­еп, ла­ек­лы ял­га чы­га. Тор­мыш ип­тә­ше (ин­де күп­тән мәр­хү­мә) Хә­ли­мә апа бе­лән ике ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр, алар­ны олы тор­мыш юлы­на чы­га­ра­лар. Хан абый ра­йон ве­те­ран­нар хә­рә­кә­тен­дә дә ак­тив кат­на­ша, үт­кә­рел­гән бер ге­нә ча­ра­дан да кал­мас­ка ты­ры­ша ул. Уз­ган ат­на­да Дау­лы бо­лын­да бул­ган ве­те­ран­нар Са­бан ту­ен­да кул кө­рә­шен­дә кат­на­шып, бе­рен­че урын­ны ал­ды. "Тор­мыш­лар ма­тур, ин­де яңа­дан су­гыш­лар бул­ма­сын, без күр­гән­не ки­лә­чәк бу­ын­га күрер­гә яз­ма­сын", - ди ве­те­ран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев