САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Резедә Хаҗиева һәм Александр Дубинин

Резедә Хаҗиева Кеч­ке­нә­дән җыр-моң­га сә­лә­те та­шып тор­ган, мәк­тәп, авыл сәх­нә­лә­рен тот­кан Ре­зе­дә Ра­фис кы­зы Ха­җи­е­ва сән­гать бе­лән бәй­ле һө­нәр сай­лап ял­гыш­мый. Ка­ра­шай Сак­лау ур­та мәк­тә­бен тә­мамлау бе­лән, ул Әл­мәт му­зы­ка учи­ли­ще­сы­ның во­кал бү­ле­ге­нә укыр­га ке­рә. Дип­лом­лы яшь бел­геч Сар­ман сән­гать мәк­тә­бе­нә эш­кә кай­та. Ме­нә 13 ел ин­де ул әле­ге мәк­тәп­тә...

Резедә Хаҗиева

Кеч­ке­нә­дән җыр-моң­га сә­лә­те та­шып тор­ган, мәк­тәп, авыл сәх­нә­лә­рен тот­кан Ре­зе­дә Ра­фис кы­зы Ха­җи­е­ва сән­гать бе­лән бәй­ле һө­нәр сай­лап ял­гыш­мый. Ка­ра­шай Сак­лау ур­та мәк­тә­бен тә­мамлау бе­лән, ул Әл­мәт му­зы­ка учи­ли­ще­сы­ның во­кал бү­ле­ге­нә укыр­га ке­рә. Дип­лом­лы яшь бел­геч Сар­ман сән­гать мәк­тә­бе­нә эш­кә кай­та. Ме­нә 13 ел ин­де ул әле­ге мәк­тәп­тә во­кал дә­рес­лә­ре укы­та. Чит­тән то­рып Ка­зан со­ци­аль бе­лем би­рү ака­де­ми­я­се­нең куль­ту­ро­ло­гия бү­ле­ген тә­мам­лый. Аның уку­чы­лар төр­ле кон­курс­лар­да кат­на­шып, уңыш­лы чы­гыш­лар ясый­лар. Әй­тик, уз­ган ел аның җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге "Т­ри­о" ан­самб­ле Ала­бу­га­да үт­кән "Ал­ло, без та­лант­лар эз­ли­без" бәй­ге­се­нең гран-при­е­на ла­ек бул­ды. Бы­ел­гы "Соз­вез­дие-Йол­дыз­лык" фес­ти­ва­ле­нең зо­на ту­рын­да бе­рен­че, икен­че, өчен­че урын­нар­ны да алар яу­ла­ды. "Сан­ду­гач сай­рар илем" бәй­ге­сен­дә исә "Юл­даш" три­о­сы икен­че урын­га ла­ек бул­ды. Ре­зе­дә­нең куй­ган фи­да­карь, ты­рыш хез­мәт­лә­ре ра­йон мә­дә­ни­ят бү­ле­ге­нең, Та­тарс­тан мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гының Мак­тау кә­газь­лә­ре бе­лән бә­я­лән­де.

Александр Дубинин

Уз­ган ат­на­да Ка­зан­да Пра­вос­ла­вие җә­мә­гать­че­ле­ге фо­ру­мы уз­ды. Ан­да Җә­лил бис­тә­сен­дә­ге из­ге Ар­хан­гел Ми­ха­ил хра­мы­ның өл­кән по­бы - ие­ри­ей Алек­сандр Ду­би­нин да кат­наш­ты.

- Ка­зан мит­ро­по­ли­я­се­нең пра­вос­ла­вие тор­мы­шын­да бик зур әһә­ми­ят­кә ия ва­кый­га бул­ды ул фо­рум, - ди аның ту­рын­да ие­ри­ей үзе. - Шәх­сән мин аны Та­тарс­тан­ның бар­лык ру­ха­ни­ла­ры бе­лән ара­ла­ша алу мөм­кин­ле­ге бу­ла­рак та ка­бул ит­тем, фо­рум җи­тәк­че­лек­нең пра­вос­ла­вие ди­нен­дә­ге­ләр сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лу­ла­рын, рес­пуб­ли­ка­да ру­хи-әх­ла­кый кыйм­мәт­ләр­не сак­лау һәм җә­ел­де­рү өчен күп эш­лә­нү­ен та­гын бер кат күр­сәт­те.

Ие­ри­ей Алек­сандр Ду­би­нин 1975 ел­да ту­ган, Из­ге Ти­хон пра­вос­ла­вие гу­ма­ни­тар уни­вер­си­те­тын тә­мам­ла­ган. 1999 ел­да - дь­я­кон, 2000 ел­да свя­щен­ник исе­ме би­рел­гән. 2009 ел­дан Җә­лил бис­тә­сен­дә эш­ли. Өй­лән­гән, биш ба­ла­сы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев