САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Мөнирә Шәрипова һәм Риф Вәлиев

Мөнирә Шәрипова Шәрипова Мөнирә Гаптелхәмит кызы 1954 елның 27 июлендә Мортыштамак авылында туган. Сарманда урта мәктәпне тәмамлагач, Пермьдә бухгалтерлар хәзерли торган училищеда укып, авыл хуҗалыгы эшләре буенча хисапчы белгечлеге алган. Хезмәт юлын 1973 елда «1 Май» колхозында башлый. Ул вакыттагы КПСС райкомы секретаре Миннәхмәт Кашапов колхозга килгәч, кызның чаялыгын күреп...

Мөнирә Шәрипова
Шәрипова Мөнирә Гаптелхәмит кызы 1954 елның 27 июлендә Мортыштамак авылында туган. Сарманда урта мәктәпне тәмамлагач, Пермьдә бухгалтерлар хәзерли торган училищеда укып, авыл хуҗалыгы эшләре буенча хисапчы белгечлеге алган. Хезмәт юлын 1973 елда «1 Май» колхозында башлый. Ул вакыттагы КПСС райкомы секретаре Миннәхмәт Кашапов колхозга килгәч, кызның чаялыгын күреп һәм колхозның комсомол оешмасын җитәкләвен белеп, аның белән ныграк кызыксына. Күп тә үтми, аны райкомга секретарь-машинистка итеп алалар. Мөнирә, биредә эшләгәндә, белемен күтәрү кирәклеген дә онытмый, читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1991 елда ул «Монтажник» предприятиесенә хисапчы булып күчә, аннан Әлмәт газ төзелеше идарәсе филиалында баш хисапчы булып эшли. «Агрохимсервис»та, БТИда эшләгән еллары да аның хезмәт биографиясендә якты эзләр генә калдыра. 2005 елда Мөнирә Гаптелхәмитовна район газетасы редакциясенә баш бухгалтер булып килә. Бүгенге көндә дә шушы вазыйфаны башкара, эшенә җаваплы каравы, төгәллеге белән аерылып тора. Аның тырыш хезмәте күп санлы Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән. Алар арасында КПСС өлкә комитеты грамоталарыннан башлап, «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге тарафыннан бирелгәннәре дә бар.
Мөнирә ханым бик кунакчыл, аның йортыннан туганнары, дуслары өзелми. Ә уллары, киленнәре, оныклары өчен - иң якын киңәшче дә, ярдәмче дә, сердәш тә.
Риф Вәлиев
Аның исеме райондашларга яхшы таныш. Чернобыльче Риф Вәлиев - кырык елдан артык гомерен мәдәният белән бәйләгән сәхнә ветераны. Мәктәптән соң кинофикация һәм музыка училищеларын, ә соңрак читтән торып Мәскәү сәнгать университетының актерлык факультетын тәмамлый ул. Кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт авылдашларымның, сыйныфташларымның, дусларымның киңәшләрен тоеп яшәдем, ди ул үзе. 65 яшен тутырган бу көннәрдә дә үзен туганнарыдай якын күрүче күршеләре Гөлшат һәм Рузил Аккузиннарга аеруча рәхмәтле булуын белдерә. «Без бу дөньяда кунак кына, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик», - ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев