САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Халидә Хафизова һәм Дания Зиннәтуллина

Халидә Хафизова "Тәү­лек­нең те­лә­сә кай­сы ва­кы­тын­да авы­ру­лар­га хез­мәт күр­сә­тер­гә әзер, үз эше­нең ос­та­сы", - ди­ләр хез­мәт­тәш­лә­ре Бат­как авы­лы фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Ха­ли­дә Ха­фи­зо­ва ту­рын­да. Ха­ли­дә Ма­ма­дыш як­ла­рын­да ту­ып үс­кән. Хез­мәт юлын, Ала­бу­га ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­гач, 1983 ел­да Әгер­җе ра­йо­нын­да баш­лый. Без­нең ра­йон­да ул 2001 ел­дан хез­мәт куя. Үз эшен яра­тып,...

Халидә Хафизова

"Тәү­лек­нең те­лә­сә кай­сы ва­кы­тын­да авы­ру­лар­га хез­мәт күр­сә­тер­гә әзер, үз эше­нең ос­та­сы", - ди­ләр хез­мәт­тәш­лә­ре Бат­как авы­лы фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Ха­ли­дә Ха­фи­зо­ва ту­рын­да.

Ха­ли­дә Ма­ма­дыш як­ла­рын­да ту­ып үс­кән. Хез­мәт юлын, Ала­бу­га ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­гач, 1983 ел­да Әгер­җе ра­йо­нын­да баш­лый. Без­нең ра­йон­да ул 2001 ел­дан хез­мәт куя. Үз эшен яра­тып, бе­леп баш­кар­га­ны өчен ул хез­мәт­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, авыл хал­кы ара­сын­да да их­ти­рам ка­зан­ган. Бү­ген­ге көн­дә ул - юга­ры ка­те­го­ри­я­ле бел­геч. Ә 11 март­та ул 50 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен һәм го­мер бәй­рә­ме уңа­ен­нан аңа ра­йон Со­ве­ты­ның Мактау гра­мо­та­сы тап­шы­рыл­ды.

Дания Зиннәтуллина

Эш­не эш­ләү­дә бер хик­мәт, яра­тып эш­ләү­дә ун хик­мәт, ди­гән­нәр бо­рын­гы­лар. Әле­ге гый­ба­рә өч дис­тә ел­га якын го­ме­рен яшь бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­гә ба­гыш­ла­ган, би­хи­сап сан­да мө­гал­лим­гә ос­таз бул­ган мәгъ­лү­ма­ти-ме­то­дик үзәк җи­тәк­че­се Да­ния Ясир кы­зы Зин­нә­тул­ли­на ке­бек­ләр­гә атап әй­тел­гән. Ран­га­зар авы­лын­да ту­ып-үс­кән кыз­га мө­гал­лим­лек сә­лә­те ту­мыш­тан би­рел­гән­дер. Мәк­тәп­не тә­мам­лау­га, ул, һич ике­лән­ми­чә, Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­на юл то­та. Дип­лом­лы бел­геч­не Сар­ман ра­йо­ны Мор­тыш­баш авы­лы­на укы­ту­чы итеп бил­ге­ли­ләр. Бу­ла­чак тор­мыш юл­да­шы бе­лән дә шун­да та­ны­ша, ка­вы­ша. Бер ел авыл мәк­тә­бен­дә укыт­кан­нан соң, ул мә­га­риф бү­ле­ге­нә эш­кә ки­лә һәм бү­ген­ге көн­гә ка­дәр шун­да на­мус­лы хез­мәт куя. 16 март­та Да­ния Яси­ров­на ал­тын юби­ле­ен кар­шы­ла­ды. 50 яшь - ул ал­тын ур­та­лык, тук­тап, бе­раз тын алу, ире­шел­гән уңыш­лар­ны бар­лар ва­кыт кы­на. Бу чор­га ул шак­тый тәҗ­ри­бә туп­лап кил­де. Хез­мә­те бу­ен­ча һәр­ва­кыт ха­лык ара­сын­да, төр­ле яз­мыш­лар бе­лән оч­ра­шып, ара­ла­шып, кем­нән­дер - үр­нәк, кай­сын­нан гыйб­рәт алып яшә­ве дә үзе сай­ла­ган кыйб­ла­га туг­ры ка­лыр­га яр­дәм итә.

- Ал­ла­га шө­кер, ярат­кан эшем, ми­ңа һәр­ва­кыт те­рәк бу­лу­чы га­и­ләм, яр­дәм­гә ки­лер­лек дус­ла­рым, ми­не аң­лау­чы фи­кер­дәш­лә­рем, те­ләк­тәш­лек бел­де­рү­че хез­мәт­тәш­лә­рем бар. Эш­лә­гән эшем үзе­мә җан рә­хәт­ле­ге би­рә, - ди юби­ляр, го­рур­ла­нып.

Да­ния Зин­нә­тул­ли­на­ның ты­рыш хез­мә­те юга­ры бә­я­лә­неп, ул күп­сан­лы Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең "Го­му­ми бе­лем би­рү­нең по­чет­лы хез­мәт­кә­ре" күк­рәк бил­ге­се­нә ия. Тын­гы­сыз җи­тәк­че - һәр­ва­кыт хә­рә­кәт­тә, яңа­лык­лар эз­ләү­дә. Ал­га та­ба да аның кү­ңе­ле­нә ке­рер­гә карт­лык­ның - кө­че, таш­лап ки­тәр­гә яшь­лек­нең их­ты­я­ры җит­мә­сен. Җа­вап­лы эшен­дә гел уңыш­лар гы­на юл­даш бул­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев